2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген көндез болытлы һава көтелә, бераз кар, -6..Җил төньяк-көнбатыштан. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыр тыныч. Якындагы төндә аз болытлы һава торышы, температура -15..Басым нормадан бераз югарырак. 28 гыйнварда, тәүлек дәвамында югары басым фонында алмашынучан болытлы һава көтелә, бераз кар, көчле томан, төнлә -15..17°, көндез -10..Көньяк-көнчыгыштан талгын җил.
2020 елның 20 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан Бөтенроссия кайнар линиясе ачылды һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында тәмәке тартмый торган никотинсыз продукция сатыла торган сәүдә объекты турында хәбәр итәргә мөмкин булган кайнар линиясе эшен дәвам итә.
Игътибар "кайнар линия"
Сөт һәм сөт продуктларының куркынычсызлыгы турында
Фестивальнең чираттагы сайлап алу туры Каратун мәдәният йортында узды. Балалар “Вокал-соло“, “Конферанс“, “Хореография“, “Вокал-ансамбльләр“ номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район ветеринария берләшмәсе җитәкче-белгечләре белән үткәргән киңәшмәдә быел районда хуҗасыз эт-мәчеләр санын көйләү һәм тиешле чаралар үткәрүгә финанслау күләме дүрт тапкыр артып, 240 мең сумга җиткерелүен белдерде.
Районыбызның 7 мөгаллиме үзләренең һөнәри осталыкларын, уңышлы эш алымнарын күрсәтте, көч сынашты.
Бу көннәрдә бакчага яңа заманча кием шкафлары, урындыклар, караватлар кайтарылды.
- Җиһазлар заманча, уңайлы итеп эшләнгән. Яңа җиһазларыбыз бүлмәләребезне тагын да ямьләндерде. Балаларыбыз, бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр өчен дә зур сөенеч булды, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Район ветераннар Советы һәм Президиумының узган елда башкарылган эшләргә багышланган йомгаклау утырышы Апас Туган якны өйрәнү музее һәм үзәк китапханә залларында үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады.