Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2020 елның 23 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Татарстанда җир законнарын бозучыларга 15 миллион сумнан артык штраф салынды
Хөрмәтле район халкы! «Бухгалтерлык исәбе турында» Федераль законга мөһим үзгәрешләр кертелде (№402-ФЗ, 06.12.2011))
Россиядә бердәм гомумроссия номеры 8-800-2000-122 булган балалар ышаныч телефоны эшли.
Апас муниципаль районында җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең халык белән отчет очрашулары дәвам итә. Бүген Дәвеш, Коштавылы, Болын-Балыхчы авыл җирлекләре башлыклары халык алдында 2019 елгы эшләре турында хисап тотты. Чара район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында узды. Җирле учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре узган елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында төп доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, монда күп кенә проблемалар республика программалары, район җирле үзидарә органнары һәм халыкның үзара салым акчасы хисабына мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашучылары ярдәме белән хәл ителә. Очрашулар барышында авыл халкының активлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Нигездә, үзара салым программасы ярдәмендә барлыкка килгән юлларның сакланышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Һәр мөрәҗәгать итүчегә аңлатмалар бирелде. Берничә сорау район җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды. Район җитәкчесе Равил Хисаметдинов, үз чиратында, җыенда катнашучыларны Апас муниципаль районында тормышка ашырыла торган программалар белән таныштырды һәм актив тормыш позициясе өчен авыл халкына рәхмәт белдерде.
Шәхесне раслаучы документны дәүләт порталы аша алыштыру җайлы – чират та юк, ташлама да бирелә.
Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен сынаулар чоры якынлаша. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, тугызынчыларны төп дәүләт имтиханнарында һәр предмет буенча “яңалыклар” көтә.
Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» масштаблы проектында тавыш бирү башланды. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" матбугат агентлыгы.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.