атарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Россельхозүзәк тарафыннан эшләнгән «АгроСемЭксперт» мәгълүмат платформасы аша орлыклар эзләү мөмкинлеге турында хәбәр итә, ул районда һәм республикада орлыкларның сыйфаты турындагы белешмәләрдән тәүлек буе файдалана алырга, кирәкле орлыкларны һәм сатучыларның контактларын эзләүне җиңеләйтергә, шулай ук орлык фондын әзерләү һәм тикшерү барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Район хәрби комиссариатына гаилә архивыннан фотолар, фронттан язылган солдат хатларын үзегез алып килсәгез, хезмәткәрләр аларны сканер аша күчереп алачак, оригиналлары исә үзегезгә кире кайтарып биреләчәк.
Апас Туган якны өйрәнү музеенда Апас мәктәбе укучыларының “Мин сәламәт, куркынычсыз тормыш рәвешен сайлыйм“ исемле рәсем күргәзмәсе ачылды. 4-6 сыйныф укучылары үз иҗат эшләрендә башкаларны да үз үрнәкләренә кушылырга өндиләр.
Зур Болгаер авыл клубында 18 ноябрьдә Каз өмәсе“ әдәби-фольклор чарасы үткәрелде
20 ноябрь Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шундый ук җыеннар район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында Сатмыш һәм Акхуҗа авылларында узды.
Апасның үзәк мәйданы-мәдәният йорты каршында район эчке эшләр бүлеге житәкчесе урынбасары Айрат Нигмәтҗанов, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ЮХИДИ экипажлары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашында чираттагы тантаналы тезелү-развод үткәрелде.
“Закон таләп икәнчә эшлибез“ Җәмәгать суды нинди вазифалар башкара? Аларга нинди бурычлар йөкләнгән? Шундый җитди хезмәтне кемнәр башкара? Җәмәгать юстициясе оешу көне уңаеннан, әлеге сорауларга җавап табарга тырыштык.
Көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар яктыртылып килүче Бөтенроссия күләмендә таралучы «Татарлар» газетасындагы язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән дә танышырга мөмкин.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Безнең заман” фестиваленең суперфиналында уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулаган яшьләрне тәбрикләп, уңышлар теләде.