Россиядә Хәрби Комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбенең кече спорт залында 16 декабрьдә яшүсмерләр арасында “Ягез әле, егетләр!” зур спорт ярышлары уздырылды.
Узган ялларда Танай-Турай һәм Чүрибураш авылы үзешчәннәре авылдашларына Аяз Гыйләҗевның “Шикәрем син, балым син” спектакльлен күрсәттеләр.
Каратун урта мәктәбенең “Илһам” түгәрәгенә йөрүче 10 нчы сыйныф укучылары сыйныфташлары һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә башкалада сәяхәттә булып кайттылар.
Иске Йомралы “Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүче Хусаинов Рамин белән Буа шәһәренең, “АБВГДЕЙКа“ балалар бакчасында узган “Нәни эзләнүчеләрнең беренче адымнары ” дип аталган фәнни-гамәли, зонаара конференциядә катнаштык.
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыш чираттагы утырышы узды.
Янгелде авылында яшәүче “Хезмәт даны” орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов 14 декабрьдә Апастан зур кунаклар каршылады. Район башлыгы исеменнән аңа Россиякүләм Геройлар көне уңаеннан бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тапшырды һәм матур теләкләрен ирештерде. Тиздән чираттагы туган көнен-82 яшьлеген каршылаучы Василий Игнатьевич һәм аның балалары бу кадер-хөрмәткә бик канәгать булып, үз чиратларына район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен ирештерделәр. Василий Аверьяновның Апаста Батырлар аллеясында бюсты да бар. Ул әле быел гына эшләнеп куелды. Ул бу эшне башлап, җиренә җиткереп башкаручыларга да зур рәхмәтен җиткерде.
15-16 декабрьдә Апас мәктәбе һәм аграр көллият спорт залларында баскетбол буенча тугыз еллык мәктәпләр арасында район беренчелеге уздырылачак. Командалар бу чарага бүген бик ныклап әзерләнәләр
Сезонны Апас буасы янәшәсендә яңа төзелүче “Яр буе” ял-сәламәтләндерү спорт зонасында ачу планлаштырыла
Урта Балтай мәктәбендә авылның “Рәйхан” ансамбле, авыл мәхәлләсе мәчете, район мөхтәсибәте катнашында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бу чараны оештыручыларны һәм катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Район яңалыклары, дин тормышы белән таныштырдылар. Мәктәп балалары да бу чарага бик ныклап әзерләнгән иде, алар салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйттеләр, Корьәннән сүрәләр һәм аятьләр укыдылар. Авылда дин эшенә, мәхәллә тормышына зур өлеш кертүче хак мөселманнарга мәчет исеменнән бүләкләр тапшырылды. Соңыннан олылар өчен Мәүлид ае уңаеннан биредә эшләүче укытучылар, пешекчеләр, авыл мөслимәләре һәм иганәчеләр көче белән әзерләнгән мул сыйлы аш табыны үткәрелде.
Район хакимияте, «Сәләт» балалар иҗат Үзәге каршында менә шундый кар сыннары пәйда булды. Аларның саны сәгатьләп арта. Апас үзәк ял паркы, мәктәп, китапханә. “Сәләт”, “Алтын алка”. аграр көллият, башка оешмалар каршында да алар узгынчыларга Яңа ел якынлашуын хәбәр итә. ДЮСШ коллективы кардан ясаган сыннар аеруча матур. Апаслылар көче белән булдырылучы матурлыкка сокланыйк та, саклыйк та! Югыйсә, әнә, район Пенсия Фонды каршындагы кардан ясалган сыннарны явызларча ватарга, аударырга да өлгергәннәр. Шул тирәдәге яшерен видеокамералардагы язмалардан карап, район хокук сакчылары хәзер шушы кара күңелле, озын куллы матурлык сөймәүчеләрне эзләү белән мәшгүль.