ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Урта Балтай авылы сәхнәсендә бу көнне Шәмәктән Айрат һәм Эльмира Рәхмәтуллиннар, Кече Бакырчыдан Фәйзерахман һәм Фәйрүзә Гарифуллиннар, Түбән Балтайдан Назыйм һәм Минсәфидә  Динмөхәммәтовлар, Урта Балтайдан Илсур һәм Флера Гыйсмәтуллиннарны зурлап сәхнә түренә утырттылар. 

Безгә 84 яшь тулды.

Бүгенге коллективта эшләүчеләрнең каләм эзе “Йолдыз”ның айга бер тапкыр чыга торган бәләкәе – 50 еллык тарихы булган “Йолдызчык”тан башланган

Апас ветераннар Советы рәисе Мәнфүсә  Хәкимҗановны   бу көннәрдә Казанга, Татарстан ветераннар Советы Президиумына чакыртып алдылар. Республика Ветеранннар советы рәисе Хәбир   Иштирәков безнең районда бу оешманың бик актив эшләвен аерым билгеләп үтте һәм Апас район ветераннар Советына мактау Грамотасы тапшырды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башка кунаклар катнаштылар.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Буген Яшел Үзәндә чангыда чабу буенча ярышлар уза. Анда Мәдинә Зыятдинова катнашында Апас урта мәктәбе укучылары да катнаша.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

7 февральдә 12.00 сәгатьтә 2001-2002 елларда туган Апас һәм Арча яшь хоккейчылары Татарстан беренчелеге ярышларында очрашачак.

Бүген район узган елга караганда сөтне көн саен 3,3 тоннага артыграк сата.

Тиздән әфганчылар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар район оешмасы призларына районкүләм биатлон ярышлары үткәрү планлаштырыла. 


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Каратун егете Шамил Алтынбаев гомерлек яры итеп Апас кызы Илүсә Шәйхетдинованы сайлады. Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә никахларын рәсмиләштерде. Аларга тигез, саф мәхәббәт, озын, матур гаилә юлы телибез.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International