Апасның ЗАГС бүлегендә агымдагы елда 72 тантаналы язылышу очрагы теркәлгән. Кемнәрдер яңа гаилә юлына аяк басса, 29 пар төрле сәбәпләр аркасында аерылышкан. Шунысы сөенечле: аерылышучылар кимегән. Узган ел бу чорда 44 гаилә таркалган.
Табар Черкене авылында гомер итүче Александра әби Петрова 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Әбине район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин һәм вакытлыча хуҗалык җитәкчесе вазифаларын башкаручы Хатыйп Ярмөхәммәтов та тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр.
Апаста яңабаштан ясалучы Үзәк ял паркына керү юлларына әнә шундый матур алтакталар урнаштырылды. 1 ай элек яңа парк эчендәге 50 гә якын заманча яктырту, “ВАЙ-ФАЙ” җайланмалары файдалануга тапшырылды. Якынча 1100 квадрат метрлык скевер, тротуар-юлларга салынган брусчатка кышка яхшы әзерлек белән керә. Зур өмәләрдә утыртылган барлыгы 500 төп чүлмәкле туя агачларын Мәскәү питомнигыннан кайтардылар. Ике җирдә куелган беседка, балалар ял-спорт мәйданчыклары инде күптән сафта. Ике атна элек 1 чакрым озынлыктагы тимер койма-рәшәткәләрне монтажлау эше дә төгәлләнде. Парк уртасындагы түгәрәк бассейн-күл эчендәге йөзмә шарлы фонтаннарны эшләтеп-сынап карагач, кышкы саклауга алып куйдылар.
Зур Күккүз мәктәбе укучысы Фирүзә Яруллина 2014-2015 елларда районның иң яхшы чаңгычысы булып танылды. Ул районда узган бер генә ярыштан да калмый. Шулай ук район җыелма командасы составында чыгыш ясый.
Авылларда алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме булган Каз өмәләре бара. Шундый бәйрәмнәрнең берсе Чирмешән мәдәният йортында да булды. Шушы җирлектәге авыл үзешчәннәре бик оста итеп, мәдәният йорты җитәкчесе Нурия Габдрахманова җитәкчелегендә “Каз өмәсе“ күренешен күрсәттеләр. Авыл тормышының бер бизәге булган каз өмәсен бөтен барлыгы, йолалары белән тамашачыга тәкъдим иттеләр. Сәхнә җыр-бию, уеннардан гөр килеп торды. Молодцы, чирмешәнлеләр! Авылларда Каз өмәләре дәвам итә.
26 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, 10.00-16.00 сәгатьләргә кадәр, “Йолдыз“ газетасы редакциясендә кызыклы, тәмле, татлы бәйрәм – “Бәлеш көне”була. Барыгызны да тәмле, үзенчәлекле бәлешләрегезне конкурска куярга чакырабыз! 25 ноябрьдә катнашырга теләвегез хакында шалтыратып әйтүегезне көтәбез, 26 ноябрьдә иртәнге 8.00-10.00 сәгатьләрдә редакциягә алып килүегезне сорыйбыз.
Тәүгелде егете Ренат Гыймадиев Самара өлкәсендә хезмәт иткән.
– Исәпле көн тиз уза икән, сизелмичә дә калды. Бер ел гына булса да, сагындыра икән, – ди Ренат.
Апас егете Равил Шәкуров районда күпләргә таныш. Милли көрәш буенча күп тапкырлар батыр калган егет солдат хезмәтендә дә сынатмады. Югары белем алгач кына солдат хезмәтенә китте ул. Тольятти шәһәрендәге төп разведка идарәсенең махсус билгеләнгән бүлегендә намуслы хезмәт итеп, шушы көннәрдә туган төбәгенә кайтты.
Командирларының күпсанлы Рәхмәт хатлары Равилнең намуслы, тырыш солдат булганлыгына мисал булып тора.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген Апаста болытлы һава торышы саклана. Яңгыр явачак. 10 градуска кадәр җылытачак. Төнлә исә температура кинәт төшәчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Сак булыгыз.
Дуслар! Резеда өчен тавышлар бирү иртәгә, 23 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә төгәлләнә. Әйдәгез, тизрәк ашыгыгыз! ТАВЫШ БИРҮ ӨЧЕН: http://www.nechkebil.ru/voting?layout=category