Апасның ЗАГС бинасында районыбызның 5 гаиләсе тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды. Әниләр көне уңаеннан узучы бу чарада Апас һәм Кама Тамагы районнары Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.
“Салават күпере” балалар бакчасының иң өлкән төркемгә балалары әниләрен, дәү әниләрен үзләренә кунакка чакырып тәрбияче апалары Зөһрә Билалова, Гөлүсә Гыйбадуллина, Алия Нуриева ярдәме белән шәп кенә бәйрәм бүләк иттеләр. Алар хөрмәтенә матур-матур шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, очып-очып биеп осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән әниләрен дә, дәү әниләрен дә үзләре белән бергә җырлаттылар, биеттеләр, шатландырып хәтта әзрәк кенә еллаттылар да алар. Әле генә теле дә ачылып бетмәгән нәни сабыен балалар бакчасына йөртә башлаган мизгелләр әниләр күңелендә тагын бер кат яңарды. Кайберәүләр балаларының зур егет, кыз булып үсеп җиткәннәренә ышанмый да утырганнардыр, мөгаен. Ахырдан исә әниләр, дәү әниләр бергәләшеп бәйрәм табынына рәхим иттеләр.
26 ноябрьдә Апас “Туган як” музеенда 14 яшь тулган 12 егет һәм кыз тәүге паспорт алу тантанасында катнаштылар. Алар төп документлар һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин кулыннан алдылар. Районда 2013 елның август аеннан башлап шундый тәртиптә, истә калырлык шартларда инде 500 дән артык егет һәм кыз беренче паспортлы булды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән җыйнак кына концерттан соң алар музейның 5 эспозиция залларында районыбыз тарихы белән танышып чыкты.
Югары Балтай авылы мәчете 1897 елда салынган булган. 1960 елларда аның урынын алыштырып, клуб итеп көйләгәннәр. Быел инде аны бөтенләй сүттеләр һәм шул ук нигездә таштан җыйнак кына яңасын салу хәстәренә керештеләр,-ди авыл имамы Рафаэль Салаватов.-Иске бинасының төзелгән елын шул чор балта осталары нигез бүрәнәсенә чокып язган, бу авылыбызның иң борынгы, тарихи бинасы шулай итеп авыл халкына 125 ел хезмәт иткән булып чыга. Үзебезнең яңа мәчетебезне 1991 елда өлгерттек. Аның мөнбәрен иске мәчеттән чыгарып бераз пөхтәләп яңасына күчереп куйган идек.
Район җәмәгать туклануы, балалар бакчалары, мәктәпләргә, хастаханәгә итне каян һәм кем китерә, дигән сорау күпләрне борчыйдыр, мөгаен. Бу сорауга район ветеринария берләшмәсе ветврач-ветсанэксперты Шәүкәт Гыйсмәтуллин ачыклык кертте.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 27 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, кар, буран.
Апаста уртача һава температурасы төнлә – 3-5, көндез 3 градус салкын булачак.
Көчле җил һәм кар ява. Юлларда кар көртләре, бозлавык хасил булырга мөмкин. Сак булыгыз!
– 18 декабрьдә Балтай тернәкләндерү үзәгендә “Ак-Барс-Мед“ чираттагы, алтынчы “түгәрәк өстәл“ үткәрә. Медицинага кагылышлы сораулары булган һәркем безгә мөрәҗәгать итеп, үзен кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин, – дип хәбәр итә “Ак-Барс-Мед“ның Апас филиалы җитәкчесе Илһам Нургалиев.
Ноябрь аенда 90-95 яшьлекләрен каршылаучы әбиләрнең күбесе җырга оста булып чыктылар. Кызылтау авылында яшәүче Мөнирә әби Сәмигуллина да ялындырып тормады, безне күргәч тә:
Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик,
Барасы юк уракка.
Йорт эченә иләм керде
Дуслар килгәч кунакка, дип җырлап җибәрде. Мөнирә әби 18 ел тракторда эшләгән. Сугыш, сугыштан соңгы авыр елларда ирләр белән беррәттән бөтен авыр хезмәтне башкарган.
Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән кызыклы проект башлангыч алган иде. Бизнес-проект безнең Апаска да килде. Бу семинар-киңәшмәдә районыбызның 130дан артык эшмәкәре катнашты. Биредә үз эшен ачарга һәм җәелдерергә теләүчеләргә бушлай бизнес-идеяләр турында сүз барды.
26 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, 10.00-16.00 сәгатьләргә кадәр, “Йолдыз“ газетасы редакциясендә кызыклы, тәмле, татлы бәйрәм – “Бәлеш көне”була. Барыгызны да тәмле, үзенчәлекле бәлешләрегезне конкурска куярга чакырабыз! 25 ноябрьдә катнашырга теләвегез хакында шалтыратып әйтүегезне көтәбез, 26 ноябрьдә иртәнге 8.00-10.00 сәгатьләрдә редакциягә алып килүегезне сорыйбыз.