Районда эшче һөнәрләр әзерләүче уку йорты ачылганга 40 ел тула. Ничә тапкырлар исеме үзгәреп, күпме яңалыклар кичерсә дә, аның максаты шул ук – чын җир уллары, мактаулы һөнәр ияләре әзерләү! Әлеге уку йортын тәмамлаучылар тормыш дәрьясында югалып калмый. Алар арасында үз юлын туры яручы хезмәткәрләр, тармак белгечләре, җитәкчеләр бихисап. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, һөнәр бирү йортында укып чыккан, эшләгән һәм бүгенге көндә дә турыдан-туры бәйләнеше булган һәркемгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим.
Бүген – Бөтенроссия хезмәткә чакырылучылар көне. Районыбызның кыю, батыр егетләре хәрби хезмәт юлын намус белән үтәләр, горурлыкларын югалтмыйлар. Солдат егетләребез хакында бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетәбез.
Хөрмәтле ил сакчылары, булачак солдатлар! Сезнең чын ирләрчә хезмәт итүегезне, исән-сау туган якларыбызга кайтып, олы шәхес булып яшәвегезне телим.
Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин хәбәр иткәнчә, бу көзге чакырылышта 15 ноябрьгә 10 апаслы хәрби хезмәткә озатылган. 19 ноябрьдә тагын 5 кешегә армиягә китәргә повестка бирелгән. Алар Мурманск, Мәскәү асты, Краснодар өлкәләрендә хезмәт итәчәк. 2-7 декабрьдә 8 апаслы район шефлыкка алган Ульяновск өлкәсендәге хәрби частларга озатылачак. Быелгы хәрби чакырылыш кампаниясе 20 декабрьгә төгәлләнергә тиеш һәм 27 яшькә чаклы булган барлыгы 42 апаслы хәрби хезмәткә чакырыла. Бу көздә иңнәренә солдат шинеле киючеләрнең 45 проценты югары, калганнары махсус урта белемле, димәк, якташларга армия хезмәте җиңелрәк биреләчәк.
Районыбызда халыкны сәхнәгә тартуга зур игътибар бирелә. Шул максаттан, шулай ук авыл халкын көндәлек мәшакәтьләреннән арындыру, тормышларын җанландырып җибәрү өчен районда үзешчән сәнгать осталары һәрдаим концерт, төрледән-төрле чаралар оештыра.
10 көн элек Балтачта 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан ачык беренчелегенә бокс буенча ярышларда Апастан Әмир Заһидуллин 50 килограмм авырлыкта беренче урын яулады. 27 октябрь-1 ноябрьдә Каменск-Уральск шәһәрендә Бөтенроссия профсоюзлары Үзәк Советы призларына үткән зур турнирда 64 килограммлы үлчәүдә яшь каратунлы Радик Шаяхмәтов өченче урын яулады. Бу хакта аларның тренерлары-Данис Хәкимов хәбәр итә.
– Апасның “Алтын алка” Боз сараена махсус автобус биреләчәге турындагы хәбәрне Казанда Су спорты буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә алдык. 5 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның ачкычын тапшырды. Татарстан буенча ул көнне балалар спорт мәктәпләренә 11 автобус бирелде, – ди директор Фәнис Зәйнуллин.
Кышкы чорда аларны тәртипләп тору Апас районара юллар төзелеше идарәсе җаваплылыгында. Баш инженер Илдар Хәйбуллин белдергәнчә, бу чор өчен 6 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы тупланган. Аны юлларга сибү өчен махсус алты КДН автомашиналары көйләнгән. Юллардагы карны чистартуда 16 аерым техника эшли.