ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2015 ел
сишәмбе
Семинар барышында алынган белемнәр белгечләргә һөнәри күнекмәләре дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге, “Рәхимов” хуҗалыгы вәкилләре дә тәбрикләп бүләкләрен бирделәр.

5 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә көндез һәм кич урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Яшен вакытында җилнең тизлеге 19-24 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге кизү синоптигы Ш.Мамин хәбәр итә.

Укучылар үзләренең уңышлары белән сөендерүне дәвам итә. Чурибураш мәктәбе укучысы Диләрә Бәдретдинова (җитәкчесе Лира Яруллина) Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциядә икенче урынны яулады. Шулай ук Фәнил Садриев та Дипломга ия булды. 

Район хакимиятенең утырышлар залында агымдагы елның 13 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Президентын сайлау  һәм җирле үзидарәләргә депутатлар сайлауларга хәзерлек уңаеннан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре чираттагы уку-семинар үткәрделәр. Биредә катнашучылар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар алдылар.

Свияжск бистәсеннән Гөлира Кадыйрова җитәкчелегендә “Ләйсән“ балалар бакчасы коллективы темага кагылышлы “эшлекле уен“ да күрсәтте. 

Коры җил, атмосфера һәм туфрак корылыгы кебек куркыныч табигать күренешләре аркасында килеп туган азык-төлек куркынычсызлыгын юкка чыгару максатыннан гадәттән тыш хәл режимы кертелде , – дип яза intertat.ru.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бүген 79 хезмәткәр эшли. Шуның 44е ярдәмгә мохтаҗ 232 райондашыбызны тәрбияли. Быелның алты аенда Балтай тернәкләндерү үзәгендә 194 райондашыбыз сәламәтлеген ныгыткан.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шулай ук Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, “Алга ”хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зыятдинов та Вәсимә әбине тәбрикләп, бүләкләрен тапшырдылар. Үзен зурлап олуг юбилее белән котларга килгән кунакларга рәхмәтен җиткереп, изге теләкләрен ирештереп озатып калды Вәсимә әби.
Быелгы язгы чакырылыш 1 июльдә тәмамалана, хәрби хезмәткә яхшы әзерлекле, белемле, кулында шофер-механик таныклыклыгы булган 31 яшь апаслыны озаттык,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.
Республикакүләм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән “Хәтер яктысы” конкурсында Дәүләки мәктәбенең 4нче класс укучысы Әдилә Минтаһирова җиңүче булды. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Әлеге проектның җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева Диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International