8 гектарлык бу мәйдандагы уңыш язмышын аерым күзәтеп, нәтиҗәләр ясалачак. Арпаны да шулай иртә чәчергә мөмкин, район тарихында андый очраклар бихисап, уңышы да көендерерлек түгел, игенчене сөендерерлек булды. «Уҗымны көлгә, сабан бодай-арышын карга чәч» дигән борынгы игенче бабаларыбыз.
Республикада менә берничә ел дәвамында инде кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча төрле программалар эшләп килә. Агымдагы елда да мондый төр программаларның чираттагысы 23 апрельдән старт алды. Дәүләт ярдәмнәре (грантлар) яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләргә дә, инде үзләрен күрсәтергә өлгергәннәргә дә биреләчәк.
21 апрельдә бөтен илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Россия Президенты өч ел элек шул хактагы Указга кул куйды. Әлеге бәйрәм уңаеннан Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин җирле үзидарә хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Агымдагы елда Европа иммунизация атналыгы 20 апрельдән 25 апрельга кадәр дәвам итәчәк. Атналык “ Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерү” шигаре астында үтәчәк.
Кояш ныграк караган саен чүп-чарлар ныграк баш калкыта. Көннәр аяз торганда инде күп кенәшәхси хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр үз территорияләрен чистартырга өлгерде. Бу атнада исә район күләмендә өмәләр игълан ителде. Район җитәкчелеге һәр учреждение үз территориясендә, чистартып бетерергә тиеш дигән таләп куйды. Шимбә, ягъни 25 нче апрель көнне оешмалар үзләренә бүлеп бирелгән җирләрдә өмәләр үткәрәчәк.