ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2014 ел
җомга


Балтай егете Илнар Гыймранов һәм Каратун кызы Чулпан Миңнегалиева Кызыл туйларын билгеләп үттелөр. Яшь гаилә авылда калырга, туган ягыбызның үсеше өчен өлеш кертергә ниятли. Илнар “КамАЗ” иярләгән, Чулпан “Свияга” берләшмәсендә агроном булып эшли. Аларга район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алып барды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрне уңышлы төгәлләү, көзге ярминкәләрне югары дәрәҗәдә оештыру, Өлкәннәр көнен һәм корбан бәйрәмнәрен үткәрү турында сүз барды. “Бер генә өлкән кеше дә игътибардан читтә калмасын. Безнең өчен аларның һәрберсе кадерле”, – диде район башлыгы.


Район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменә Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуровтан да Рәхмәт хаты килде. 

“Сезгә һәм минем кандидатура өчен тавыш биргән район халкына рәхмәт. Нәтиҗәләр 2012 елга караганда шактый югары булды. Бу – зур ышаныч. Әлеге ышаныч миңа яңа бурычлар, зур җаваплылык өсти”, – диелгән анда.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшиннан телеграмма килде. Анда 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына узган сайлауларда активлык күрсәткән һәм нәтиҗәләргә ирешкән өчен рәхмәт хисләре ирештерелгән. “Сезгә һәм сайлаучыларга безнең партияне яклаганыгыз, активлык күрсәткәнегез һәм сәяси яктан аңлы булганыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә уңышлар телим”, – диелгән телеграммада.

60 яшьлек олы юбилее уңаеннан һәм озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакировка тантаналы шартларда район башлыгы Рәшид Заһидуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Районда шәхси кулларда бүген төрле маркалы 350ләп трактор һәм төрле тагылма арбалар исәпләнә. Районда Татарстанкүләм «Шәхси трактор» операциясе бара. Гаеплеләргә карата 12 административ протокол төзелде. Ә берничә трактор штраф мәйданчыгына китерелгән.

 «Гостехнадзор» дәүләт инспекторы Ирек Солтанбеков әйтүенчә, бу махсус операция Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышына дәүләт күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Зиатдинов имзалаган боерыклар нигезендә 8 сентябрьдән башланган һәм ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Район үзәк хастаханәсенә республиканың күчмә кан алу үзәге килгәч, дистәләгән апаслы мөрәҗәгать итте. “Безнең кан кемнеңдер гомерен сакларга ярдәм итәр”, – ди Россия Федерациясенең “Мактаулы доноры” исемен йөртүче Рәшит Сафиуллин.


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

  

18-20 сентябрьдә Казахстан башкаласы-Астанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшлекле делегация икеяклы файдалы очрашу һәм сөйләшүләр үткәрде. 10 мең кеше катнашкан ярминкәдә Каратун он тегермәнендә тарттырылган, Апас кырларында үстерелгән ашлыктан пешерелгән икмәк, тәм-томны халык ябырылып, яратып алган. Чираттагы брифингта моны аерым билгеләп үттеләр. Казах дуслар җавап визиты белән Татарстанга килгәч, Апас якларын күреп китәргә дә сүз биргән.

Татарстан хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта Казанда авыл ярминкәләре сезоны башлануын хәбәр иттеләр. Безнең район делегациясе аны 27 сентябрьдән башлап җибәрәчәк. Агропаркка бу көн таңында 50 ләп техника колоннасы азык-төлек продуктлары төяп алып барачак. Ә гомумән алганда, көзге уңыш ярминкәләре Казанда 27 декабрьгә кадәр дәвам итеп, алар Татарстан башкаласының 7 урынында үткәрелү фаразлана.

Ил күләмендә 2007 елдан гаиләдәге икенче бала өчен гамәлгә кергән «Ана капиталы»ннан районда инде 884 гаилә файдаланды. Дәүләт программасында катнашып, 710 гаилә аны алып, законлы төстә файдаланырга да өлгерде, бик күпләр акчасын торак шартларын яхшыртуга, яңа йорт салуга тотты. Бу ел башыннан 75 яшь әнигә тантаналы шартларда сертификатлар бирелде.

23 сентябрьдә район хакимиятенең кече утырышлар залында «Ана капиталы» сертификаты районның тагын 5 яшь әни кулына тапшырылды. Вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Сәлахов, район Пенсия Фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров, гражданлык актларын теркәү район бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина икенче балаларын тапкан яшь әниләр-Апастан Ләйсән Гайфетдинова, Гөлчәчәк Сибгатуллина, Аюкөйдергәннән Альбина Гәрәева, Акхуҗадан Валентина Абзалова, Кызылтаудан Гөлнур Ногмановага истәлекле бүләкләр дә бирделәр. Яшь гаиләләргә бәхетле озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек-тигезлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International