ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Район мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре хөрмәтләнде. Алар өчен җирле артистларыбыз җылы эчтәлекле концерт программасы әзерләгән иде. Барлык чыгышларны да апа-абыйлар, әби-бабайлар алкышларга күмде.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр дә, тамаша кылырга, көч биреп торырга теләүчеләр дә күп булды. 55 яшьтән өлкән ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында чын-чынлап “көрәш” барды.

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, социаль яклау идарәсе, район пенсия фонды, Россия пенсионерлар берлегенең Апас бүлекчәсенең уртак тырышлыгы белән узган ярыштан һәркем канәгать калды. Лилия Зәйнуллина һәм Гөлүсә Нургалиева җитәкчелегендәге оешмалар өлкәннәрне түләүсез кайнар чәй, тәмле өчпочмак, пәрәмәчләр белән сыйладылар. “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге исә әлкәннәргә календарьлар бүләк итте.

Ярышның җиңүчеләре түбәндәгеләр:

Шашка ярышларында ир-атлардан I урынга – Гайфулла Фәйзуллин (Апас), II урынга – Мәсгуть Маннапов (Апас),  III урынга – Фәһим Вәлиев (Борнаш) лаек булдылар. Хатын-кызлар арасында I урында – Илсөяр Хәбибуллина (Зур Күккүз), II урында – Миләүшә Вәлиуллина (Апас).

Шахмат буенча ир-атлардан: I урынны Наил Шәвәлиев (Апас), II урынны Альберт Зиннәтуллин (Апас), III урынны Фәһим Галиуллин (Апас) алды. Хатын-кызлар арасында: I урында – Талия Хакова (Дәвеш), II урында – Наилә Галиуллина (Дәвеш).


Казан шәһәрендә хәрби-патриотик “Яшь армиячеләр, алга!” уеннарының зона этабы узды. Анда Апас урта мәктәбенең Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге “Факел” төркеме дә катнашты.  Уенда укучылар спорт, Ватаныбызның тарихын белү, хәрби уставлар, законнар, медицина буенча әзерлек, төз йөрү буенча да сыналдылар. Барлык этапларны да уңышлы үтеп, Апас мәктәбе командасы беренче урынны яулады.


3
октябрь, 2014 ел
җомга


Күптәннән урнашкан традиция буенча, район делегациясе октябрь аенда Буа, Тәтеш һәм Кайбычта урнашкан картлар йорт-интернатларына эшлекле сәфәр кыла. Бу баруыбызда район хакимияте, иганәчеләр әзерләгән бүләкләр күбрәк иде. Югары Биябашта яшәүче, үзенең дә мөмкинлекләре чикле һәвәскәр умартачы Дамир Шәмсиев аларга күп итеп бал биреп җибәрде. Бу бүләкне уртак табынннарга куячаклар. Бүген төрле сәбәпләр аркасында ялгыз, ярдәмчесез калган өлкән яшьтәге 15 апаслы әнә  шул интернатларда гомер кичерә. Бу хакта газетабызның киләсе саннарында дөнья күрәчәк.

Район мәгариф системасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр “Сәләт” балалар иҗаты үзәгенең иркен, якты бүлмәсендә очраштылар. Биредә алар еш кунак булсалар да, иң элек барлык кабинетлар, биредә шөгыльләнүче балалар эшләре белән таныштылар, Дан музеенда булдылар.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район үзәк китапханәсендә кабат бер үзенчәлекле бәйрәм-очрашу булды. Бирегә китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан һәм китапханә каршында эшләп килүче “Сердәш” һәм “Сүнмәс дәрт” түгәрәкләренә йөрүче ветераннар чакырылган иде.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Апас җирле бүлеге төрле акцияләр, социаль чаралар үткәрә. Шуларның берсе – партия әгъзасы булып саналган ялгыз һәм инвалид  картларга  продукталы пакет тапшырылды.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 2 октябрьдә район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары уза. 3 октябрьдә мәдәният йорты сәхнәсендә концерт узачак.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга


Гөлчәчәк Таһировна!

Алда гомер алтын булсын,

Бәхетләр ташып торсын!

Безнең изге теләкләрдән

Йортыгыз балкып торсын,

Эшегез гөрләп барсын!

Хөрмәт белән – “Йолдыз”лылар.


Бүген Югары Ындырчы урамнары гөр килеп торды. Биредә яшәүче Бакировлар борынгы гореф-гадәтләргә нигезләнеп кыз бирде. Кәләш белђн кияү бизәүле, тарантаслы атларга утырып урам әйләнде, атлар белән изгеләр зиратына барып сәдакалар салдылар. Апас егете Мурат Мусаев һәм Югары Ындырчы кызы Энҗе Бакирова язмышларын мәңгелеккә бәйләде. Язылышу тантанасында яшьләргә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Яшьләр туган төбәгебездә төпләнеп калып, бар көчләрен туган ягыбызга багышларга уйлыйлар. Мурат юллар идарәсендә хезмәт итсә, Энҗе Югары Ындырчы мәктәбендә балаларга белем бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International