Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апрелендәге 576 номерлы карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмендә «Деловорот» telegram-каналы ачылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Һәр шәхси хуҗалыкта һәм бакча участогында диярлек хәзер алмачлар чәчәк эчендә утыралар. Алар көз көне безне мул уңыш белән сөендерсен өчен хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өчен алмагачны авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча киңәшләр әзерләделәр.
Шулай итеп, башлыйбыз. Алмагачка зыян салучы төп корткыч - ул алма корты(плодожорка), ул урта полосада, гадәттә, бер генерациядә үрчи. Органик бакчада алма кортыннан һәм башка корткычлардан яклау өчен лепидоцид (күбәләк кортларына(гусеницаларга) каршы киң спектрдагы бактериаль препарат) һәм Фермовирин-ЯП – алма кортының вируслы гранулезы препараты кулланыла. Алма кортыннан яклауда шулай ук дезориентацияләү һәм ата кортларны вакуумлы җыю ысуллары кулланыла. Органик бакчада алма кортына каршы биопрепаратларны кыска гына вакыт эчендә дүрт-биш мәртәбә куллану максатка ярашлы.
Пестицидлар куллануны туктатканнан соң органик бакчада Казарка (Rhynchites bacchus), букарка(Coenorrhinus pauxillus), яфрак коңгызы (Chrysomelidae) һәм аеруча бакча луперы (Luperusxanthopoda) күренә башлый. Алар май уртасыннан июль уртасына кадәр булалар. Аларның зарар китерүен чикләү өчен алма кортына каршы кулланыла торган биопрепаратлар белән бергә биологик Бацикол препараты (май-июнь айларында 1-2 мәртәбә эшкәртү) кулланыла.
Алмагач кәүсәсендә җилемле боҗралар урнаштыру яшел алма бетеннән (Aphispomi) котылуга ярдәм итә, кырмыскалар агач кәүсәсенә эләгә алмау аркасында афидофаглар саны арта. Җилемле боҗралар белән агачлар энтомофаглар өчен үзенчәлекле табигый «инсектарийлар» булып хезмәт итә.
Зур булмаган бакчалар өчен агач штамбларында тоткарлаучы пояслар куллану нәтиҗә бирә. Аергыч пояслар ысулын (сепарирующих поясов) куллану артык мәшәкатьле дә түгел һәм нәтиҗәсе дә зур була, ул поясларны һәр генерациядә алыштыру таләп ителми, ә алма кортлары күбәләкләре агачка үтеп керәлми.
Алмагач чәчәкләрен ашаучы кортларның личинкалары чәчәк бөресенең эчке ягын ашыйлар, аннары бөреләр көрән төскә кереп, кибеп, коелалар. Аннан яклау өчен яз көне алмагачларга лепидоцид яки бацикол биологик препаратлары белән сиптерәләр.
Парша – алмагач өчен иң куркыныч авыруы. Гөмбәчек яфракларны, җимешләрне һәм ботакларны зарарлый. Паршага каршы көрәшнең иң гади ысулы - зарарланган яфракларны җыю, компостлау яки юк итү, агач кәүсәсе тирәсен казып чыгу. Паршадан яклау өчен түбәндәге биологик препаратларны кулланалар: Алирин-Б, Гамаир, Гаупсин, Микосан-В, Трихофит, Фитолавин, Фитоспорин-М, Фитотонус яки Фитотрикс.
Алма череге - алмаларны зарарлый. Алманың эче көпшәкләнә, соры-көрән төскә керә. Алма черегеннән яклау өчен черегән алмаларны көздән җыялар һәм юк итәләр. Яз көне түбәндәге препаратлар белән сиптерәләр: Алирин-Б, Гамаир, Гаупсин, Микосан-В, Планриз, Триходермин, Триховит, Фитолавин, Фитотонус яки Фитотрикс.
Биотик стрессорларга чыдам сортларны үстерү зарарлы организмнар өчен туклану чыганагын киметүгә, аларның начар үрчүенә һәм әкренләп юкка чыгуына китерә.
Корткычларның һәм авыруларның таралуын профилактикалау өчен зарарланган, корыган һәм кипшенгән алмаларны вакытында җыярга һәм юк итәргә кирәк. Шулай ук зарарлы бөҗәкләр белән туклана торган файдалы кошларны җәлеп итү өчен бакчада сыерчык оялары ясарга тәкъдим ителә.
Искәртеп узабыз, 2020 елда Россия Федерациясе селекция казанышларының дәүләт реестрына ТатНИИСХ селекциясе җиләк-җимеш культураларының 21 сорты кертелгән, шул исәптән алмагачның 4 сорты, чиянеке – 8, сливаныкы – 8, кура җиләгенеке – 1.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия. Казансельмаш өр-яңа инновацион машиналар- гидростатик трансмиссияле ОС-2500М, ОС-3000М, ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр линиясен эшләде һәм үзләштерде, алар максималь җитештерүчәнлеккә ирешү өчен махсус эшләнгән, аларга идарә итү җиңел, аларда үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен югары төгәллекле система урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.
Субсидияләрнең максатчан билгеләнешкә ия, ягъни аларны бары тик ашламалар сатып алуга гына кулланырга мөмкин. Ашламалар төрен һәм тәэмин итүчеләрне авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлап ала.
“Агымдагы елда бер гектарга 70 килограммнан артык минераль ашлама туплау бурычы куелды. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышын тәэмин итү һәм туфрактагы минераль элементларны тулыландыру өчен нигез булып тора. Ашлама уңдырышлылыкны арттыру белән бергә, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр микъдары арта. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын бер кат шуны искәртә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 35 килограмм ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.
Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, әче туфрак - безнең төбәккә хас һәм яхшы уңыш алуның төп лимит факторы булып тора. Әче туфракка минераль ашламалар булышмый. Башта туфракны известьларга кирәк.
Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тукай районнарында известьлауга керештеләр инде. Бу елга республиканың 80 мең гектар җирен известьлау планлаштырыла. Бүгенге көнгә 73 520 тонна известь чыгарылган һәм 3 939 гектар җир эшкәртелгән.
Ашлама кертүче барлык техникада кырда известь кертү фактын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган GPS-җайланма урнаштырылган. Моннан тыш, хәзерге вакытта РИВЦ тарафыннан эшләнгән, известь чыгаруны контрольдә тоту гына түгел, ә аны контрольдә тотучы хезмәткәрдән башка чыгаруны тикшереп торырга, шулай ук башкарылган эшләргә автомат рәвештә акт төзергә һәм документларны электрон рәвештә имзаларга мөмкинлек бирә торган сервиска тест үткәрү башлана. Известьлауның барышы буенча бөтен хисап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә дә килә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар .
Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.