30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән гарызнамәләр буенча әзер документларны бирүгә генә эшләячәк.
Килеп чыккан вәзгыятьтә төп бурыч булып коронавирус инфекциясен (COVID-19) кисәтү һәм таратуны булдырмау тора.
Район Советы сессиясе Карары белән, Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе булып Тугушев Алмаз Абзал улы билгеләнде.
Районда яңа вазыйфа. Апас муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе итеп НУРМИЕВА РОЗА ВИКТОР кызы билгеләнде.
Аномаль җылы кыш һәм иртә яз аграрийларның планнарына тәэсир итте һәм авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. Республиканың 41 районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көзге бөртекле культураларны тукландыру буенча эш алып баралар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, киләсе шимбәдә, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен гамәлдән чыгару турында карар кабул итте.
«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты тамашачыларның рекордлы саны җыйды.Яраткан җырчысының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше карады.
Хезмәткә яраклы, әмма эшләмәүче кешеләр 80 яшьтән өлкәннәрне, I төркем инвалидларны караган өчен булачак иминият пенсияләренә баллар туплый алалар.
Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе концертларны онлайн трансляцияләүгә күчте.Видеоязмаларны филармония сайтындагы «Виртуаль концерт залы» бүлегендә күрергә була - https://tatfil.ru/about/vkz/