Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тулу алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт автоном учреждениесе «Патриот» яшьләрен спорт-патриотик һәм хәрби әзерлекнең республика үзәге» -"Беләм. Хәтерлим. Горурланам" социаль акциясен башлап җибәрә , анда барлык теләүчеләр,Бөек Җиңүгә багышланган теләсә нинди шигырьне,59 секундка кадәр озынлыктагы видеоны төшереп, Инстаграмм һәм Вконтакте социаль челтәрләренә чыгара ала. Әлеге проект 2019 елда уңышлы гамәлгә ашырылды, анда 1500 дән артык кеше катнашты, җиңүчеләр истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе 01.01.2020дән декларация кампаниясе башлануын искә төшерә.
«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс (алга таба - Конкурс) гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикер алышты.
Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивылыган арттыру чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен билгеләп үтә. Чаралар бөтен дөнья буйлап, шул исәптән Россия Федерациясендә дә уза.
Профессиональ керемгә салым - 2019 елдан кулланырга мөмкин булган яңа махсус салым режимы. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Зона турларында уңыш яулаган иң-иңнәр Каратун мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Фестиваль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның100 еллыгына һәм районыбыз оешуга 90 ел тулуга багышланды.
“Фестиваль Апаста һәрвакыт киң колачлы итеп үткәрелә. Балалар да елдан-ел күбрәк тартыла. Быел да яшь талантлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Матур чыгышлары белән сөендерделәр”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары Кызыл-Тау, Әлмәндәр, Каратун, Иске Йомралы җирлекләрендә узды.