Апаска республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде
Районда "Йолдызлык-Созвездие" фестиваленең сайлап алу турлары башланды
Районда халык җыеннары дәвам итә. Алар һәр авыл җирлегендә уза. Авыл җыены-ул халык һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле күпер. Нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен һәм дәгъваларын җиткерә алалар. 21 гыйнварда мондый җыен Тутай, Кызылтау, Шәмбалыкчы авыл җирлекләрендә узды. . Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Равил Хисаметдинов, депутатлар, шулай ук район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре килгән иде. Җыен вакытында халык борчыган проблемалар белән уртаклашты. Авыл халкы Мәдәният йорты бинасын төзекләндерүдә , мәктәп янындагы территориядә спорт мәйданчыгы төзүдә ярдәм итүләрен сорадылар. Сөт, ит һәм яшелчә продукциясен сатуга кагылышлы мәсьәләләр һәм башка бик күп мөһим темалар күтәрелде. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады, алар барысы да беркетеп, алга таба карап тикшерү өчен контрольгә алынды.
Апас урта мәктәбенең 6 класс укучысы Сөмбел Латыйпова инглиз телен бик теләп өйрәнә һәм уңышларга да ирешә.
Бу төндә болытлы һава көтелә, көчле яңгыр, температура +1..+3°. Басым нормадан шактый түбән. Зур булмаган геомагнит ачулары булырга мөмкин. Иртән-бераз кар, көчле томан. Иртәгә көндез болытлы һава торышы, бераз кар, -1..Җил көнбатыштан. Геомагнит кыр тыныч. 23 гыйнварда, тәүлек дәвамында түбән басым фонында болытлы һава көтелә, көчле кар, көчле томан, төнлә -3..-5°, көндез -4..Җил төньяк-көнбатыштан.
Апаста “Ватан“ кече спорт залында тхэквондо буенча район беренчелеге ярышларында утыз яшь спортчы катнашты.
Белдерү! Алимент бурычларны түләттерү буенча гражданнарны бердәм кабул итү.
Азбаба авылында традицияне бозмыйча Ай күлендә махсус әзерләнгән Иордан бәкесендә Крещение йоласы үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән гаризалар җыюны дәвам итә.