ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

 2020 елның 2 мартында 18 сәгатьтән 3 март 18 сәгатькә кадәр Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буйлап:

 -Аязучан болытлы һава.

 -Явым-төшемсез.

 -Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. 

 -Һава температурасы төнлә 0..-2, көндез  +2..+5.

 -Юлларда бозлавык.

Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел“ юбилей медале белән бүләкләнүче сугыш ветераннарына 9 майга кадәр дәүләтнең акчалата бүләге дә биреләчәк.

Апаста ГТОның билгеле бер яшь баскычлары нормативларын уңышлы үтәгән спорт сөючеләр алтын дәрәҗәдәге билгеләргә лаек булды.   

Белдерү! Алимент бурычларны түләттерү буенча гражданнарны бердәм кабул итү.

Әҗем авылы егете Роберт Хисмәтуллин тормыштагы тиң ярын Мәскәү шәһәреннән Апаска килен итеп алып кайтты. Роберт һәм Лилия кавышу мизгелләрен билгеләп үтте. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.   

Тутай һәм Кызыл Тау авыл җирлекләрендә тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды.

Түбән Биябашы авылында яшәүче Роза әби Нурмиева 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. 

“Ярышларда барлыгы 44 командада 594 көрәшче катнашты. Алар арасында Апас егетләре дә бар иде. Алар келәмдә көчләрен күрсәтте“, – диде Апас спорт мәктәбенең баш тренеры Ринат Гыйламов.

Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин шәхси гаризасы нигезендә вазифасыннан азат ителде. Бу хакта 2 март көнне узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International