Район үзәк хастаханә җитәкчелеге һәм профилактика кабинеты шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина башлангычы белән былтыр оештырылган “Сәламәтлек дәресләре“ Апас халкы арасында бик тиз популярлык казанды.
Иске Йомралыда яшәүче Миңнесания әби Миңнегалиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Районда коррупциягә каршы көрәш һәм кисәтү чаралары буенча ел башында ук төзелгән эш графигы нигезендә район башлыгының коррупиягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Алмаз Сөлайманов һәм прокурор урынбасары Василий Макаров мәгариф учреҗдениеләрендә аерым темалы очрашулар үткәрә.
Авылдашлар, туганнар, дуслар күрешеп, яшьлек елларын искә алдылар, күңел түрендәге хатирәләрен яңарттылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Милли киемнән киенгән мәдәният хезмәткәрләре каз түшкәләрен “Әнәле чишмәсе”нең саф, салкын суында юдылар. Чишмә буе моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Һәркем тынычлык, муллык теләде.
“Каз өмәсе” Апас мәдәният йортында сатып-алулар һәм күңелле тамаша белән дәвам итте.
Карабайда яшәүче Миңнекафия әби Әхмәдуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Ихтирам һәм хөрмәт, җылы мөнәсәбәт, ягымлы сүз тормыштагы күп кенә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Апас Мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзлары район комитетының сигезенче отчет-сайлау конференциясе узды. Анда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзларының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.