Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә, -4.-6° градус, җил көньяктан, уртача тизлектә. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә алмашынучан болытлы һава көтелә, температура - 9.-11°. Атмосфера басымы норма чикләрендә. 13 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава торышы көтелә; төнлә -9..-11°, көндез - 6...-8°, җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.
Борнаш урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Батырлар даны мәңгелек” исемле әдәби музыкаль кичә узды.
Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.
Буада “Театр коллективларында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре“ республика иҗат лабораториясе узды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу-продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү хисабына җитештерүнең рентабельлеген арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм Федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү зарур. «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсы кысаларында барлык теләүчеләрне дә нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Буа шәһәрендә республика прокуратурасы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка" иҗат бәйгесенең зональ этабы узды. Татарстан Республикасы прокуратурасы оештырган бәйге региональ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Чарада жюри рәисе буларак Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Ивановна Наумова катнашты.
Район мәдәни үсеш үзәге сәхнәсендә Буа шәһәре прокуратурасы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары прокуратурасы хезмәткәрләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Буада «Россиянең-2020 ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зональ этабын ачу тантанасы узды. Конкурста Татарстан Республикасының алты районыннан 15 педагог катнаша. Уңышлар телибез! Һөнәри конкурста катнашу сезне яңа җинүләргә һәм ачышларга рухландырсын.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
Күптән киткән заманнарның кыйммәтле истәлекләре белән тулы гаилә альбомнары нәселнең бөтен тарихын саклыйлар һәм, яхшы роман төсле, безгә мәхәббәт, туу һәм үлем турында сөйлиләр. Бу саргайган фотосурәтләрне саклау традициясе-кешеләрнең үз тамырларын белү теләге кебек, ерак бабалары тарихына бераз булса да кагылу теләге кебек үк бүген дә исән.
Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә, -1.-3°градус, җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы көтелә, температура -5..-7°. Атмосфера басымы норма чикләрендә.Геомагнит кыры дулкынлануы булырга мөмкин. 12 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава торышы көтелә; төнлә -5..-7°, көндез -3..-5°, җил көньяктан, уртача тизлектә. Геомагнит кыры дулкынлануы булырга мөмкин.