Адель Хәмитовка ярдәм йөзеннән район мәдәният йортында 19 декабрьдә Хәйрия концерты оештырыла.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Каратун авыл җирлеге башлыгы алар янында булып, хәлләрен белешеп, ихлас теләкләрен юллады.
Каз өмәләре һәр авылда узганнан соң, зоналарда оештырылды. Быел зона турлары Олы Болгаер, Болынбалыкчы, Чирмешән, Сатмыш мәдәният йортларында үтте.
Район күләмендә Каз өмәсе 5 декабрьдә узачак. Ярминкә, каз юу, йолку күренешләре, театраль тамаша сезне көтә. (6+)
Районда инвалидлар ункөнлеге бара. Әлеге ункөнлек кысаларда, үз аякларында йөри алмыйча, коляскада утырырга мәҗбүр булган райондашларга хөрмәт күрсәтелә. Аларга иганәчеләр тарафыннан махсус тернәкләнү әсбаплары бүләк ителә.
Апас аграр көллиятендә бүген Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 9 декабрдә игълан ителгән “Мин коррупиягә каршы“ исемле ачык дәрес уздырылды.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында матбугат конференциясе узды, ул «Туган як» бренды астында фермер продуктларын сату проектына багышланган иде.
Апас муниципаль районында үзара салым турындагы Референдум булып узды. Референдумда катнашучылар саны 75,22% тәшкил итте. Бу хакта дүшәмбе көнне Апас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итте.
Бу хакта бүген органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе вәкиле Алмаз Яфизов эшлекле сәфәр барышында халыкны кабул итүләр үткәрде, күпсанлы сорауларга җавап бирде.