ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда  техник  культураларны  җыюның  барышы  турынңа  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  сөйләде.  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты. 

Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

“Безнең заман” фестивале ахырына якынлаша. 16 ноябрь көнне “Пирамида” концерт залында фестивальнең гала-концерты узачак.

Апаска Удмуртиянең Ува бистәсендәге сөт җитештерү җәмгыяте генераль директоры Александр Емшанов җитәкчелегендәге делегация килде.

Даимә апа Тимеркәева Апас мәктәбендә еш кунак. Яшь буын белән очрашуларда теләп катнаша ул.

Укучылар Даимә апа белән бу юлы да кызыксынып аралаштылар, пионер тормышы, үзенең хезмәт юлы белән таныштылар.

Мәктәпләрдән тәрбия эшендә җаваплы педагоглар, КДН инспекторы Рания Сибгатуллина, жәмәгатьчелек вәкилләре бар иде, соңыннан укучы балалар әңгәмәдән алган кичерешләре буенча үз фикерләрен яшәү агачына тамгаларын куеп белдерделәр.
Тамгалар төрле төстәге яфраклардан гыйбарәт: яшел- «я выбираю законопослушное поведение», кызыл - «остаюсь в своем мнении», сары- «затрудняюсь»... Агачта яшел яфраклар күпкә өстен иде.

Колгынада туып-үскән ике дус-Илназ Заһидуллин белән Илнар Бигиев мәктәп тәмамлагач, укуларын Казанда дәвам иттеләр.

Шимбә көнне, 14 сентябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый.    Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр, аның  социаль  әһәмияте  бик  зур.  


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе Дмитрий Медведевта  узган  киңәшмә беркетмәсе  нигезендә  африка  луңгызлар  чумасы таралуны    булдырмау  максатларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, кыргый  кабан  дуңгызлары  арасында  вирусның  йөрүе һәм  бу  авыруның  табигый  чыганаклары  барлыкка  килү  АЧС таралуның төп   сәбәпләрен  тәшкил  итә,  дип  билгеләп  үтте.  

13 ноябрьдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беенче  урынбасары    Джамбулат Хатуов АПКның  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре  белән   селектор киңшмәсе  үткәрде,  ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан     минераль ашламалар  сатып алу  һәм  2020 – 2025 елларда  аларны  кулланынуны  арттыру  мәсьәләләренә  багышланган  иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International