Апаста кече һәм урта эшкуарлык эшенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча баланс комиссиясе утырышы узды
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге “Свияга“ берләшмәсе эшче яшьләре кабат башкала сәхнәсен яулый.
Бүген алар “Безнең заман“ эшче яшьләр фестиваленең суперфиналында чыгыш ясыйлар. Яшьләребезгә уңышлар телик!
Бүген көндез аяз һава торышы көтелә, +2..+4°, җил көчсез.Геомагнит кыр тыныч. Якын арада төнлә аз болытлы һава торышы, температура 0..+2°.
15 ноябрьдә, тәүлек дәвамында аз болытлы һава көтелә, төнлә 0 градус..+2°, көндез +1..+3°, көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Апас үзәк китапханәсендә Иске Әнәле авылы кызы, язучы Гөлнур Айзат белән китап сөючеләр очрашуы уздырылды.
Анда танылган язучы, күп җырлар авторының укытучылары, туганнары һәм якын дуслары катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев якташыбызны җылы итеп котлады һәм киләчәктә дә яңа иҗат уңышлары теләде. Апас үзешчәннәре бу зур чарага килүчеләрне матур чыгышлары белән сөендерде.
12 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен кертү күздә тотыла торган законга кул куйды, бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Бар булмышын, тырышлыгын авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган фидакарь хезмәткәрләр, җитәкче-белгечләр, тәҗрибәле остазлар район үзәгенә җыелды.
16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Ачык ишекләр көне үткәрә.
12 ноябрь таңында 5 яшь апаслы хәрби хезмәткә юл алды. Район үзәгеннән Рушан Абдуллин, Тутайдан Риназ Бәдретдинов, Борнаштан Ранис Бакиров, Кече Болгаердан Айнур Шәйхетдинов белән Зөлфәт Шакировны әти-әниләре, дуслары, туганнары, сөйгән ярлары озатып калды. -Сынатмагыз, кыю-батыр булыгыз, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр!
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгә эскерт-базларда 73 мең тонна силос, 76 мең тонна сенаж, 17300 тонна салам, 11600 тонна печән саклауга куелган.
Бу хакта күптән түгел Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе Рәмис Сәхапов сөйләде.