ТАССРның 100-еллыгын каршылап, hәм Татарстанда эшче hөнәрләр елы уңаеннан, авылы китапханәчесе Сатмыш гомуми белем бирү мәктәбендә "Икмәк - игенченең җан җылысы" дип исемләнгән тематик кичә уздырды.
Каратун мәктәбе укучысы Камилә һәм аның әнисе – Дәүләки мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Вәлиева “ТНВ“ каналында “Бергәләп өйрәник Батл“ тапшыруында катнашып кайттылар.
Апас егете Александр Климаков һәм Ләйсән Шиһабиева парлы гаилә юлына аяк басты
Алар районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштереп, Кызыл туйларын билгеләп үттеләр.
Кадерле яшьләр! Гаиләгез нык, никахыгыз гомерлек булсын. Саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар белән яшәргә язсын сезгә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 10 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Грантларның гомуми суммасы 313 млн. сум тәшкил итә. Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурста катнашуга теләк белдергән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 103 КФХ 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр күләмдә грантлар алдылар. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш районыннан булды (8 фермер), Азнакай һәм Тәтеш районнарыннан (6 шар фермер), Кукмара, Саба һәм Нурлат районнарыннан 5әр фермер җиңүче булды.
Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сез үзегезне авыр, ләкин игелекле эшкә багышладыгыз. Сезнең хезмәт-ул район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гарантиясе. Батырлык, түземлек, тулы көч куеп, сез закон һәм тәртип сагында торасыз. Һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә намуслы карашыгыз гына җинаятьчелеккә каршы торуның катлаулы бурычларын уңышлы хәл итәргә булыша.
Чын күңелдән сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, бәхет, сабырлык, иминлек телим!
Ватанга хезмәт итүдә алга таба да уңышлар телим!
Агымдагы елның 13 ноябрендә сезне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Салым хезмәте, район башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов катнашында түгәрәк өстәл форматында очрашуга чакырабыз. Очрашу барышында сез булган проблемалар турында сөйли, сораулар бирә һәм районда эшлекле климатны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрегез белән уртаклаша аласыз. Сезне 13.11.2019 елны 13:30 сәгатьтә Апас ш.т. б., Полевая ур., 3 а ., Аграр көллият адресы буенча көтәбез.
Бу уңайдан акъәби котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Мәрьям әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырып, чәчәк бәйләме бүләк итте
Бүген көндез болытлы һава торышы көтелә, -1..+1°, көнчыгыштан талгын җил. Кан басымы нормадан бераз югарырак. Геомагнит кыр тыныч. Якын төнлә алмашынучан болытлы һава, температура -1..-3°. Кан басымы нормадан бераз югарырак. 9 ноябрьдә, тәүлек дәвамында югары кан басымы фонында аз болытлы һава көтелә, төнлә һәм көндез -1 градус..+1°, җил көчсез.
Электрон исәпкә алу кәгазен үзеңә генә түгел, гаилә әгъзаларына да тутырырга мөмкин булачак.