ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән Росагролизинг тарафыннан аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруга караш үзгәрүе турында хәбәр итә: паркны яңарту программасы 2.0 ОПТ 2020 программасына үзгәртелә.

Каратунда гомер итүче Гаҗилә Аманова йортында  кунаклар җыелды-аңа 90 яшь тулды.

13 ноябрьдә, район үзәк китапханәсендә танылган якташыбыз Гөлнур Айзатның “Саф чишмә“ китабын тәкъдим итү кичәсе була.

 “Гомерем тыкрыклары“ дип исемләнгән кичәдә эчкерсез аралашу, китапның язылу тарихы, эчтәлеге белән танышу һәм башка кызыклы мизгелләр көтелә. Башлана 10.00 сәгатьтә. 0+

Апасның “Миргасыйм“ һәм Үзәк Җәмигъ мәчетләрендә Мәүлед ае башыннан-10 ноябрьдә мул сыйлы табыннар уздырылды.

Бүген көндез болытлы һава торышы көтелә, +5 градус..+7°, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыр тыныч. Кичен-бераз яңгыр. Якындагы төндә болытлы һава торышы, температура +3..+5°. 


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Апаста эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Очрашу урынын үзгәртергә ярамый” легендарь фильмы геройлары Глеб Жеглов һәм Володя Шараповка багышланган скульптура композициясе ачылды. 

Районда иң беренчеләрдән булып Көлкәш, Чәтбаш, Кызыл Тау авылларында үзара салым буенча халык җыены узды.

Биредә авыл җирлегендәге эшчәнлек, киләчәктә башкарылачак эшләр хакында сөйләшенде. Халык җыены уңышлы үтте.

2019 елның 13 ноябрендә сезне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Салым хезмәте, район башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов катнашында түгәрәк өстәл форматында очрашуга чакырабыз. Аның барышында сез булган проблемалар турында сөйли, сораулар бирә һәм районда эшлекле климатны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрегезне уртаклаша аласыз. Сезне 13.11.2019 елны 13:30 сәгатьтә Апас ш.т. б., Полевая ур., 3 а й., Аграр көллият адресы буенча көтәбез.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Апас табиблары гриппка каршы вакцинацияләү эшен башлап җибәрделәр. 1 ноябрьгә алар тырышлыгы белән 6171 кешегә “Совигрипп“ һәм “Ультрикс“ вакцинасы салынды. Прививка үткән апаслыларның 2049-ы алты айдан 18 яшькә кадәр, 4122 кеше - өлкән яшьтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International