ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Цифрлы телевидениегә күчү буенча масштаблы программа тәмамланып килә.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең присяжный утырышчыларына кандидатларның исемлекләрен һәм запас исемлекләрен тикшерү турында» 2019 елның 1 февралендәге 78 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, 2018 елның 1 июненнән 2022 елның 31 маена кадәрге чорга гомуми юрисдикция федераль судларының эшен тәэмин итү өчен, Апас муниципаль районыннан присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлеген тикшерү бара.

 

Апас мәдәният хезмәткәрләре еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

Биредә Каратун, Дәүләки, Морзалар, Болынбалыкчы, Биеш, Сатмыш, Азбаба мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчалары нәниләре, Свияжный бистәсе, Югары Ындырчы, Шыгай, Карамасар балалар бакчалары сабыйлары төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар.

Каратун янәшәсендәге “Ак Барс“ агрохолдингының МТК базасында җитмешкә якын кеше эшли. Коллективта хезмәт итүчеләр уртача 45 яшьтә, барысы да махсус урта һөнәри һәм югары белемле. Кыр эшләре вакытында Апас, Кайбыч, Буа һәм Чүпрәле районнарында уртак көч белән 100 мең гектардан артык мәйданда җир эшкәртү, чәчү, урак һәм терлек азыгы әзерләү эшләре башкарыла.

Әфганстан җиреннән Ватаныбызның соңгы солдаты чыкканга 30 ел тулды. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан районда киң күләмле чара узды.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде.

Булат Галиуллин - Әлмәндәр авылы егете. Ул "WorldSkills" бәйгесендә катнашып Ил күләмендә танылды.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019нчы елның 14 нче февралендә 10.00 сәгатьтә  район Мәдәният йортында   Апас муниципаль район Советының  чираттагы  утырышы узачак.

Утырышның көн тәртибендәге төп  мәсъәлә - 2018 нчы  елда Апас муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләрен ясау. Утырышка район Советы депутатлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, дин  әһелләре, иҗтимагый җәмгыятләр вәкилләре, массакүләм мәгъләмат чаралары вәкилләре чакырыла.


8
февраль, 2019 ел
җомга

Бу юлы да анда яңгыраган чыгышларда балалар язмышы өчен борчылу кызыл җеп булып ятты. Утырышны комиссия рәисе Луиза Сафина  алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International