ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Республика буенча XIX Ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивале үз эшен башлап җибәрде. Районга фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов килде. Мәртәбәле республика кунагы район башлыгы Рәшид Заһидуллинга “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивален югары дәрәҗәдә оештырырга, талантлы балаларга сәхнә яуларга ярдәм иткәне өчен Диплом һәм Кубок тапшырды.

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Апас районында да Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Галия апа Гыйззәтуллина Тутай авылында гомер кичерә. Ленинград камалышта калган вакытта аңа нибары 4 яшь була. Дүртиледә яшәүче Сария апа Сафина да балачагында шомлы елларның шаһиты булган. Сария апа ул елларны бик дулкынланып искә ала. 5 яшьлек сабый күңеленә ул вакыйгалар мәңгелеккә уелып калган. Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин аларга Санкт-Петербург җитәкчелеге тарафыннан җибәрелгән “Истәлек билгесе“, Сертификат һәм бүләкләр тапшырды.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

25 гыйнвар – студентлар көне буларак билгеләп үтелә.Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу. Тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
      Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!

#пЕРвыйкурс 


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бала чагында ул гаиләсе белән Ленинград шәһәренә күченеп китә. Озакламый илдә сугыш башлана. Зәйтүнә әбинең гаиләсе эвакуацияләнеп, Башкортстанга күчерелә. Сугыш беткәч, алар янәдән туган якка кайталар. Зәйтүнә әби озак еллар Каратун ашлык кабул итү пунктында хезмәт итә. Сугыш кырларыннан кайткан Салих исемле егеткә кияүгә чыгып, бергә-бергә матур тормыш коралар. Ел артыннан ел уза. Әкренләп гомер көзләре дә килеп җитә. 
Бүгенге көндә Салих абый вафат, ә Зәйтүнә әби сеңелесе Рузалия апа тәрбиясендә гомер кичерә. Җәйләрен алар Заготзерно бистәсендәге йортында уздырсалар, кышны дәүләт тарафыннан сугыш ветераннарының тол хатыннарына бирелгән фатирында үткәрәләр. 
90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Зәйтүнә әби Сабировага Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова әбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.

Ленинград блокадасының 75 еллыгы уңаеннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин Галия апа Гыйззәтуллинага һәм Сария апа Сафинага медальләр, сертификат һәм бүләкләр тапшырды.

Шушы уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова әбине кайнар котлап Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләген тапшырдылар.

 

Сафура әби 90 яшьтә булса да гармунчы кияве Равил Билаловка кушылып такмаклар җырлый, килгән кунакларны биетеп тә җибәрде әле.

Каратун һәм Апас җирлекләрендә халык җыеннары булып узды


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Халык җыеннарының чираттагысы бүген, 17 гыйнвар көнне, Коштавылы, Дәвеш һәм Табар Черкене авыл җирлекләрендә үтте.

2019 елның 11 февраленнән 22 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”(«ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак.

 

16 гыйнварда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенә әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International