Һәр ел саен 8 гыйнварда район башлыгы тарафыннан Янгелде авылында гомер итүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьяновны туган көне белән котлау традициягә әйләнде. Быел даНамуслы хезмәте өчен хөрмәтләнгән Василий Аверьяновка район башлыгы Рәшид Заһидуллин туган көне белән тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырды.
6 гыйнвар көнне Апас Боз Сараена районның барлык яшь спортчы егет-кызлары район башлыгының Яңа ел бәйрәменә җыелды.
Район хакимиятенең зур утырышлар залында 27 декабрьдә Антитеррор даими комиссиясе рәисе урынбасары М.Р. Гафиятуллин һәм район башлыгы урынбасары Л.Т. Хантимиров катнашында район антитеррор даими комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде.
Районның спортта, укуда һәм мәктәп тормышында иң актив һәм алдынгы булган мәктәп укучылары Татарстан Президенты Яңа ел чыршысы бәйрәменә бардылар.
Район башлыгы тәкъдиме белән, дан, олы хөрмәт казанган, көчле сабырлыклары, тырышлыклары, фидакарь хезмәтләре белән һәркем өчен үрнәк булган абый-апалар, парлы, үрнәк озын гаилә юлы узучылар, дин әһелләре Яңа ел бәйрәмен уңаеннан, Апас мәдәният йортына кунак булып чакырылдылар.
Апас Үзәк ял паркында матур итеп бизәлгән Чыршы 25 декабрьдә тантаналы шартларда утларын кабызды
"2018 елда Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында" еллык доклад бүлекләре проектлары турында фикер алышу тәртибе белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышы видеорежимда узды. Киңәшмә район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендә узды.
Слетка килгән кунакларның чыгышы һәм бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Бүген барлык теләүчеләр чаңгыда йөрү сезоны ачылдышында катнаша ала!
Бүгенге көндә районда 18 Бөек Ватан сугышы ветераны яши