ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Янгелде авылында яшәүче “Хезмәт даны” орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов 14 декабрьдә Апастан зур кунаклар каршылады. Район башлыгы исеменнән аңа Россиякүләм Геройлар көне уңаеннан бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тапшырды һәм матур теләкләрен ирештерде.  Тиздән чираттагы туган көнен-82 яшьлеген каршылаучы Василий Игнатьевич һәм аның балалары бу кадер-хөрмәткә бик канәгать булып, үз чиратларына район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен ирештерделәр. Василий Аверьяновның Апаста Батырлар аллеясында бюсты да бар. Ул әле быел гына эшләнеп куелды. Ул бу эшне башлап, җиренә җиткереп башкаручыларга да зур рәхмәтен җиткерде.

15-16 декабрьдә Апас мәктәбе һәм аграр көллият спорт залларында баскетбол буенча тугыз еллык мәктәпләр арасында район беренчелеге уздырылачак. Командалар бу чарага бүген бик ныклап әзерләнәләр

Сезонны Апас буасы янәшәсендә яңа төзелүче “Яр буе” ял-сәламәтләндерү спорт  зонасында ачу планлаштырыла

Урта Балтай мәктәбендә авылның “Рәйхан” ансамбле, авыл мәхәлләсе мәчете, район мөхтәсибәте катнашында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бу чараны оештыручыларны һәм катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Район яңалыклары, дин тормышы белән таныштырдылар. Мәктәп балалары да бу чарага бик ныклап әзерләнгән иде, алар салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйттеләр, Корьәннән сүрәләр һәм аятьләр укыдылар.  Авылда дин эшенә, мәхәллә тормышына зур өлеш кертүче хак мөселманнарга мәчет исеменнән бүләкләр тапшырылды. Соңыннан олылар өчен Мәүлид ае уңаеннан биредә эшләүче укытучылар, пешекчеләр, авыл мөслимәләре һәм иганәчеләр көче белән әзерләнгән мул сыйлы аш табыны үткәрелде.

Район хакимияте, «Сәләт» балалар иҗат Үзәге каршында менә шундый кар сыннары пәйда булды. Аларның саны сәгатьләп арта. Апас үзәк ял паркы, мәктәп, китапханә. “Сәләт”, “Алтын алка”. аграр көллият, башка оешмалар каршында да алар узгынчыларга Яңа ел якынлашуын хәбәр итә. ДЮСШ коллективы кардан ясаган сыннар аеруча матур. Апаслылар көче белән булдырылучы матурлыкка сокланыйк та, саклыйк та! Югыйсә, әнә, район Пенсия Фонды каршындагы  кардан ясалган сыннарны явызларча ватарга, аударырга да өлгергәннәр. Шул тирәдәге яшерен видеокамералардагы язмалардан карап, район хокук сакчылары хәзер шушы кара күңелле, озын куллы матурлык сөймәүчеләрне эзләү белән мәшгүль.

Апаска бизнес-десантчылар килде 
Бүген Апас ресторанында район эшмәкәрләре бизнес-десантчылар белән очрашты. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров һәм район эшмәкәрләре катнашты. Бизнес десант проектының спикеры Артем Гараев белдерүенчә, бу чара республиканың һәр районында үтә. Бизнес-десантчыларның төп максаты - эшмәкәрләрне эшчәнлек алып бару дәверендә кирәк булган интернет-ресурслар белән таныштыру.

Һәр елны яңа ел алдыннан балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында конкурс үтә. Быел исә бу конкурсның исемен “Яңа ел сюрпризы” дип атарга булдык. Ата-аналар балалары белән берлектә төрле кул эшләнмәләре ясап килергә тиеш булалар, - дип хәбәр итәләр бакча тәрбиячеләре.


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы уңаенннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. 11 декабрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Гыйбадуллина Алсинә Гыйлфан кызы җитәкчелегендә Дәүләки авылында яшәүче мөмкинлекләре чикле булган Сәлимова Миләүшә апа янында булып, хәлләрен белештеләр. Укучылар аңа үз куллары белән ясаган бүләген тапшырдылар. Бу очрашудан Миләүшә апа бик канәгать калды.

Районда театрлар айлыгы дәвам итә. Һәр җирлек үзешчәннәре үзләренә ошаган театрны сәхнәләштереп, халыкка күрсәтә. Урта Балтай мәдәният йортында Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" моңсу комедиясе сәхнәләштерелде. Елаттылар да, көлдерделәр дә җирле артистлар. Тамашачы зал тутырып килде һәм җылы алкышларга күмде.

Түбән Кама ГЭСы янында балыкчылар белән бергә боз ярдан аерылып китүе турында хәбәрне күп кеше укыгандыр инде. Иртән коткаручылар Чулман елгасында дамбадан дүрт чакрым ераклыкта суга баткан ир-атның мәетен тапкан. Эзләү эшләре дәвам итә. Районның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге, бозга кермәскә, аның ныклыгына, калынлыгына ышанмаска киңәш итә. Коткаручылар һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар оештырыла. Бозда балык тотып утыручылар очраган очракта, 1500 сум штраф салыначак. Бозга кереп тормышыгызны куркыныч астына куймагыз, 1500 сумга кибеттән балык сатып алып ашасагыз, тормышыгыз имин, үзегез җылыда булачаксыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International