Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 27 июльгә барлыгы 15700 гектарда күпьеллык үлән чабылган. 82300 тонна сенаж салынган, 4550 тонна печән һәм 160 тонна яфраказык хәзерләнгән.
28 июль кичендә Апасның Үзәк ял паркында 80нче еллар көйләренә нигезләнгән дискәтүк була.
Урта Балтайның мәктәп яны участогында бүген мул булып суган, кишер, кәбестә, бәрәңге һәм башка күп төрле җиләк-җимеш өлгереп килә. Мәктәп укучылары да җәйге хезмәт-практиканы биредә үтәләр.
Апас урамнарындагы суүткәргечләрнең яртысы диярлек -4,5 километр озынлыкта-элеккечә җирне ертып, асфальтны ватып траншея казымыйча гына яңартыла.
Поездлар һәм автомашиналар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 7 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге тимер юл кичүләрендә ремонт эшләре башкарылачак.
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев җитәкчелегндә, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, санэпидемстанция белгече Мөсәлим Бәширов, район гадәттән тыш хәлләр бүлеге инспекторы Илшат Шәфигуллин һәм мәгариф бүлеге белгечләре катнашында махсус комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерде.
-Район электр челтәрләре коллективы эштә дә, спортта һәм ялларында да бердәм,-ди коллектив җитәкчесе Ленар Гафаров.
Карамасар авылы клубында 21 июль көнне "Гармун алыйк эле, дуслар!" исеме астында, әдәби-музыкаль кичә узды.
Район ЗАГС бүлегендә тугыз район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри осталыклары буенча ярыштылар.
Биектау егете Марат Касыймов һәм Сатмыш авылы кызы Ландыш Хисамиева районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштерде. Алар 22 июльдә Кызыл туйларын билгеләп узды. Яшьләрнең аңлашып, бәхет-шатлыкта озак яшәвен телибез!