Апас үзәк музее янәшәсендә төзелүче 50 автомашинага исәпләнгән тукталышка туфрак -балчык, ком, бордюр ташлары кайтарылды һәм тигезләнде.
Урта Балтай авылы егетләре Мәдәнияттә,спортта бик активлар.Һәр шимбәдә мәктәп стадионында футбол ярышлары уза.15.07 көнне Бакырчы авылы белән уйнап җиңү яуладылар.Әфәрин егетләр!
Районга Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин каршы алды.
Ике атна элек Җәмигъ мәчете үзенә дини белем алырга теләүче балаларны җыйды. Бүген исә алар шушы көннәр эчендә үзләштергән белемнәрен әти- әниләренә дә күрсәттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Урта Балтай авылында гомер итүче Шәриф бабай Хәбибуллин күркәм юбилеен каршылады.
Үтәмештә яшәүче кечкенә сабый Данил Әхмәтҗановка ярдәм йөзеннән 3 августта узучы Хәйрия концерта килеп, аз булса да үз өлешегезне кертә аласыз.
“Чиста яр буе” акциясе кысаларында районның үзәк китапханә хезмәткәрләре Апас плотнасы тирәсен чистарта, чүп-чардан арындыра.
Районда юллар төзелеше дәвам итә. Бу көннәрдә федераль программа нигезендә Татар Пучинкәсе авылына каты өслекле юл салына. Эш халык соравы буенча башкарыла.
Төп эшебездән тыш безнең 29 кешелек кенә коллективыбыз Апасыбызны матурлау чаралары, чисталык өмәләрендә дә бик актив.