ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2016 ел
җомга

Халык җыеннарында, сайлау алды очрашуларында район үзәге халкы Апас штп башкарма комитеты административ бинасы соңгы елларда бик ыспайланган бистә үзәгенең ямен җибәреп, капиталь ремонт кирәклеген берничә тапкыр күтәрде.

Чираттагы сәфәребез күкрәп уңган ашлык басулары белән сокландыручы, Илшат Вахитов җитәкчелегендәге «Яңа юл” хуҗалыгына булды.

“Ростелеком”ның Апастагы элемтә Үзәге әйдәп баручы инженеры Руслан Сәмигуллин чираттагы ялын диңгез ярларында уздыруга караганда “Зөя” агрофирмасының Йомралы берләшмәсе игенчеләренә булышып үткәрүне өстенрәк күрә.

Кильдураз тимер юл станциясенең иң матур, җыйнак йорт хуҗабикәсе Сания Саттарова бу көнне кунаклар кабул итте.

Комбайнчылар арасында 20 июльгә “Зөя” агрофирмасының  Горбунов исемендәге берләшмәсеннән Ренат Салаватуллин экипажы (“Клаас-Лексион-560”)  6519 центнер ашлык суктырып район лидеры булып танылды.

Җәйге каникул көннәрендә вакытлыча хезмәткә алынучы 14 яшьтән 18 яшькәчә укучылар белән аларның эшләү вакытына карап килешү төзелергә тиеш.

Районга урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер - министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

 –  Бу район өчен әһәмиятле юлны ике ел элек реконструкцияли башладык. Быел Татар Черкене-Апас арасында калган 3 километрлы өлеше дә тулысынча сүтелеп, яңабаштан ясалды,– ди Апас районара юл төзелеше идарәсе җитәкчесе Сергей Барсуков

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә үзәк парктагы төзекләндерү эшләре белән танышып чыкканнан соң үзенең киңәшләрен бирде, тәкъдимнәрен җиткерде. 


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

-Район башкарма комитеты, мәдәният бүлеге һәр ай ахырында авыл мәдәният йортлары, клублар һәм район мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни-ял чараларын барлап нәтиҗә чыгару, киләсе айга эш графигын раслауны гадәткә кертте, –ди Альберт Сәлахетдинов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International