Апас аграр көллиятендә коррупциягә каршы көрәш темасына түгәрәк өстәл үтте.
Апас мәдәният йортында мәдәниятне үстерү республика үзәге оештырган «Аһәңле Татарстан» һәм “Иске Казан түгәрәк уены“ халык музыка уен коралларында уйнаучылар республика фестиваленең зона этабы үтте.
“Йолдызлык“ (“Созвездие“) бәйгесенә хәзерләнү дәвам итә.
Дәүләки мәктәбе янәшәсендә Советлар Союзы Герое, яшьлеген Биештә үткәргән Дмитрий Горбунов истәлегенә традицион чаңгы эстафетасы уздырылды.
Алар районның ЗАГС бүлегендә никахларын рәсмиләштерде.
Апасның яшь талантлары Казан шәһәрендә танылган шагыйрә Клара Булатованың тууына 80 еллыкка багышланган “Дулкыннар“ бәйгесендә катнаша.
Һәр ел 8 мартка багышлап, АПК профсоюзлары район комитеты мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызларны спорт бәйрәменә җыя. Быел да шулай булды-Апас мәктәбе спорт залында 7 кызлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары волейболда көч сынашты.
Түбән Биябашы авылында гомер кичергән, бүгенге көндә Апаста яшәүче Асия әби Җамалиева 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Милли көрәш буенча район ярышларында хәзер Кильдураз мәктәбе укучылары исемнәре дә еш яңгырый. Биредә физкультура укытучысы булып эшләүче танылган остаз Илдус Садриевның чираттагы казанышы бу.
Гөлинә Шәрәфиева, Рузилә Галиева, Залия Тимергалиева, Ләйсән Нургалиева бар осталыкларын күрсәттеләр.