Свияжский бистәсендә туып-үскән Хисамов Илназ Илмир улы белән Яшел Үзән шәһәрендә туып-үскән Җәләлетдинова Эльза Илгизәр кызы никахлашып гаилә кордылар. Яшьләр Апасыбызда яшәячәкләр. Илназ Дәвеш ял-сәламәтләндерү Үзәгендә медбрат һәм массажист булып эшли. Эльза – белгечлеге буенча бухгалтер. Яшьләргә тигез мәхәббәт, бәхет телибез!
Бу узган елгыдан 100 миллион сумга артык.
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Апаста кар явачак, җиңелчә буран чыгуы да ихтимал. Температура –5, –4 градусны тәшкил итәчәк. Мондый һава торышы иртәгә дә саклана. Юлларда урыны белән бозлавык, кар көртләре хасил булырга мөмкин. Дуслар, сак булыгыз!
Балтач районының Норма һәм Кариле авылы урамнарында Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән кешеләр өйләргә кереп, бүләк сатып йөргән. Аларның кемнәр булуын танучы булмаган.
Дәвеш мәктәбе укытучысы Хәлил Садриев әтисе эшен бик лаеклы дәвам итә. Династия башлыгы Хәлим Садриев 45 елга якын авыл балаларында спортка, хезмәткә хөрмәт һәм ярату тәрбияләде. Улы да физкультура дәресләрендә әтисе тәҗрибәсен теләп куллана. Әнисе Флера 35 ел балалар бакчасында эшләде
Дәвешнең Камыш үзәк чишмәсен чистарттык, - ди авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов.- Авылга Зөя аша 2 километр җир астыннан килүче бу чишмә юлы кулдан ярты гасыр элек казылган булган, суы бик тәмле аның.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимеров җитәкчелегендә делегация Картлар йортларында тәрбияләнүче райондашларга район башлыгы исеменнән Яңа ел бүләге тараттылар.Буа, Тәтеш, Кайбычтагы Картлар йортларында 14 райондашыбыз көн күрә. Аларның һәркайсы күчтәнәчләргә, изге теләкләргә канәгать булып, күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп, сәламнәр җиткерүебезне үтенеп, илгә-көнгә иминлек теләп калдылар.
Апаста Үзәк чыршыны ачу тантанасы быел 26 декабрьдә сәгать 16.00 да узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел Үзәк чыршы Яшьләр һәм ял паркына бизәлде.
Марсель Шәйхелмөхәммәтов һәм Апас кызы Сиринә Бикчәнтәева Кызыл туйларын билгеләп үтте. Марсель – һөнәре буенча төзүче, Сиринә – паспорт-виза бүлегендә эшли. Яшь парларны котлыйбыз, тигез, матур гаилә тормышы телибез!
Апас ЗАГС бүлегендә Ындырчы авылы егете Динар Зәйнуллин һәм Кайбыч районы кызы Гөлия Назирова никахларын рәсмиләштерделәр. Яшьләр киләчәк язмышларын туган төбәгебез белән бәйләргә тели. Аларга саф мәхәббәт, якты киләчәк телибез.