ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район китапханәләр фондында барлыгы 281541 әдәби китап бар. Шул исәптән, Апас үзәк китапханә киштәләрендә 39890 әдәби-популяр китап, балалар китапханәсендә17838 китап укучыларга тәкъдим ителә.

-Апас “Туган якны өйрәнү” үзәк музееның табигать стенды  тагын 5 экспонатка артты. Хәзер бу экспозициядә 45 киек кош, җанварларның тересеннән бер ягы белән дә аерылмый торган карачкылары бар. Аудиотасмада исә аларның тере тавышларын тыңлап була,- ди директор Рәмис Ногманов.

Яшел Үзән районының Мулла иле авылында СССР спорт мастеры, данлыклы көрәшче һәм остаз Диләр Хәлиловның 70 еллыгына көрәш бәйгесендә Татарстан, Чувашиядән 16 команда, 154 көрәшче катнашты. Апаслылар бик уңышлы чыгыш ясап, команда беренчелегендә призлы урынга лаек булдылар. 

Тәрәзә төпләрендә кып-кызыл булып чәчәктә утыручы гөлле йортта Апасның акъәбие Минҗиһан әби Җәләлова яши. Аңа бу коннэрдэ 90 яшь тулды


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән моннан биш ел элек “Свияга“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә тын юллары авырулары белән интегүче райондашлар өчен 12 көнлек дәвалау билгеләнгән иде.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Апас егете Равил Абдуллин гомерлек яры итеп Саба кызы Алинә Головиеваны сайлады. Яшьләр Кызыл туйларын билгеләп үтте.

Нина Егоровна авыр сугыш елларын искә алып бәйнә-бәйнә сөйләргә ярата. Уналты яшьлек кыз иптәшләре белән ФЗО га укырга дип чыгып китә. Аннан Мари урманнары кисеп сал агызуда катнаша.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

  30 гыйнвар , кичке алтыда Апас хоккей лигасының район үзәге хоккейчылары “Бөркетләр” белән Йомралыдан “Комета” лылар матчы үткәрелү көтелә.

Чыршы янында кичкә кадәр музыка тынмады, халык рәхәтләнеп ял итте.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Апастагы Үзәк ял паркында узган Яңа ел чыршысын ачу тантанасында булып, бәйрәмгә тамаша кылган һәр апаслы нәкъ шундый тәэсирләр белән кайткандыр, мөгаен. Чыннан да Апасыбыз күрке булган Үзәк ял паркында урын алган гаҗәеп зәвыклы итеп бизәлгән чыршыга гаҗәпләнеп сокланмый мөмкин түгел бит, дуслар! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International