Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов Апас үзәк хастаханәсендә гериатрия бүлеге эше белән танышты

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

"Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Апас сырхауханәсендә 1 июльдән башлап, гериатрия буенча белгеч теләсә кайсы өлкән һәм өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итә торган кабинет булдырылды. 1 августтан Апас хастаханәсенең терапия бүлеге җирлегендә гериатрия бүлеге дә эшли башлады. Хәзерге вакытта Апас районында 65 яшьтән өлкәнрәкләр саны 3790 кеше тәшкил итә, бу исә шундый бүлекләр һәм кабинетлар булдыру кирәклеген тагын бер кат ассызыклый.
Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Фәнил Баһаветдинов та гериатрия бүлеге һәм кабинет эше белән танышты.
«Әлеге проект өлкән кешенең тормышын яхшырта, сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә. Өлкәннәргә, ягъни 65 яшьтән өлкән кешеләргә махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү системасын булдыру бурычы куела. Гериатрия медицинасы-ул сәламәтлек саклауның аерым бүлеге, ул нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр авырулары белән шөгыльләнә. Хәзер бу юнәлеш аеруча актуаль: өлкән буынның өлеше Татарстанда да, бөтен Россия буенча да ышанычлы рәвештә үсә. Апас үзәк хастаханәсендә булдырылган шартларның сыйфатыннан канәгатьмен. Район хакимияте белән берлектә әлеге бүлекчәне җиһазлау эшен дәвам итәргә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте депутат үз чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International