Татар Черкене авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Фатих Хәбибуллинга һәйкәл урнаштырылган

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт узса да, аның авырлыклары, якыннарын югалту ачысы әле бүген дә онытылмый. Татар Черкене авылыннан Фатыйх Хәбибуллин да сугыш башланганның беренче көннәреннән үк, үзенең аты белән сугышка китә. Өч бала әниләре белән кала.


“Әтинең сугышка киткән көне әле бүген дә күз алдымда. Авыл халкы елашып озатты. Юлдан бер хаты килде. – Эшелонны бомбага тоттылар. Исән кайта алмасам, балаларны кара, үтермә, - дип язган иде. Чыннан да әтине башка күрә алмадык. Еллар үткәч ике улым – Рафис белән Рамил әтинең каберлеген эзләп таптылар. Мине дә алып бардылар. Бүген исә ул менә авыл уртасына кайтып басты”, - дип сөйләде Җәүдәт абый Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International