Шәмбалыкчы авылы яңа клублы булды

2020 елның 12 мае, сишәмбе

“Шәмбалыкчы авылы клубына капиталь төзекләндерү кирәклеге турында Президентыбызга мөрәҗәгать иттем. Аның ярдәме белән эшне башлап та җибәрдек. Төзүчеләр дә бик тырышып, чын күңелдән эшләделәр. Шунда ук фельдшер-акушерлык пункты да, музей да, китапханә дә төзекләндерелде. Бүген менә күпфункцияле үзәк итеп ачабыз. Халыкка уңайлы һәм файдалы булсын”, - диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

“ Бүген Апас районы буенча язгы кыр эшләре белән таныштым. Фермаларны карадым. Нинди генә авыр вакытлар булса да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бер генә программаны да кыскартмады. Авыл хуҗалыгы программалары да тулысы белән эшләп килә. Авылда шундый клуб ачылу зур бәйрәм. Эшләрегез гөрләп барсын, ялларыгыз күңелле үтсен. Дөньялар тыныч булсын!”, - дигән теләкләрен ирештерде Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та изге теләкләрен ирештерде. Клубка аппаратура алыр өчен 100 мең сумлык Сертификат һәм тальян гармун бүләк итте.
Хуҗалык җитәкчесе Таһир Ибраһимов кирәк-яраклар алыр өчен 100 мең сум акчалата бүләк ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International