Апаста Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтеләl

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Быел, тормышыбызга килеп кергән мәгълүм сәбәпләр аркасында, киң колачлы чаралар уза алмады. Шулай да, балалар өчен котлаулар юллана, төрле акцияләр оештырыла, игътибар күрсәтелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев гаиләләргә барып, район башлыгы исеменнән акчалата бүләк һәм “Икмәк“ оешмасының күчтәнәчләрен тапшырды. “Безне зурлап, гаиләбезгә игътибар биреп килгәнегез өчен рәхмәт. Балаларыбыз да шатланды“, – диде Данилның әнисе Гүзәл Усманова. Апаста яшәүче Раина Имаметдиновага да бәйрәм бүләкләре тапшырылды. “Район башлыгына, әлеге эшне оештыручы һәркемгә зур рәхмәт. Изгелекләре меңе белән кайтсын“, – диде Альбина Имаметдинова.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International