Район башлыгы катнашындагы утырышта тәрбия мәсьәләсенә игътибарны тагын да арттыру бурычы куелды

2020 елның 16 октябре, җомга

Район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта комиссия әгъзалары, мәктәп директорлары һәм аларның тәрбия эше буенча урынбасарлары, җаваплы затлар катнашты.

Район мәгариф бүлеге, социаль яклау идарәсе, район үзәк хастаханәсе, район эчке эшләр бүлеге, опека һәм попечительлек, мәдәният, районның яшьләр эше бүлекләре, “Алтын алка“ боз сарае җитәкчелеге һәм вәкилләре балигъ булмаганнарны тәрбияләү өлкәсендә башкарган эшләре турында чыгышлар ясадылар, хәл итәсе мәсьәләләргә тукталдылар.

Район башлыгы баланың киләчәк тормышының тәрбиягә нык бәйле булуын ассызыклады. Класс җитәкчеләренең тәрбия эшен көчәйтү, дәрестән тыш тормышы белән дә кызыксыну, баланың буш вакытын файдалы эшләргә юнәлтүне бурыч итеп куйды.

–Балигъ булмаганнарның, яшьләрнең сулышын тоеп, ихтыяҗларын аңлап эшләргә кирәк. Алар бит безнең киләчәгебез, – диде район башлыгы.

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Луиза Сафина җыелышларның даими узачагын һәм таләпләрнең катгый булачагын белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International