Апас муниципаль районының «Бердәм РОССИЯ» партиясе депутатлары, комиссия әгъзалары чираттагы тапкыр милли проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышына җыелдылар. Комиссия әгъзалары төп мәсьәләләрнең берсе булып, агымдагы елда Апас муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыру кысаларында тормышка ашырылачак объектлар турындагы мәсьәләне карадылар. 2021 елда төп объектлар булып «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Олан – Каратун автомобиль юлын ремонтлау һәм «торак һәм шәһәр мохите»милли проекты кысаларында Табарка елгасында яр буе булдыру билгеләнгән.
Шулай ук комиссия әгъзалары һәр милли проект буенча җаваплы затларны шәхси беркетү мәсьәләсен дә карадылар.
» Депутатлар арасыннан милли проектларга комиссия әгъзаларын шәхси беркетү - бу объектларны гамәлгә ашыру барышын контрольдә тоту өчен өстәмә мөмкинлек", - дип билгеләп үтте Апас муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыруга ярдәм итү һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча Комиссия җитәкчесе Ленар Хантимиров.
Утырыш ахырында комиссия әгъзалары 2021 елга комиссиянең эш планын расладылар.