Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов эш сәфәре барышында Апас мәктәбендә белем алучы балаларның туклануы белән кызыксынды.
Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәптә 699 бала белем ала. Аларның һәркайсы көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Башлангыч сыйныфларда белем алучы 311 бала бердәм меню нигезендә түләүсез туклану ала.
"Балаларны ашату белән ата-аналар да кызыксына. Укучыларыбыз да бик канәгать. Башкарма комитет чыгарган карар нигезендә мәктәптә махсус комиссия эшләде. Комиссия 88 баланы бушлай, ә ташламалы 112 баланы тукландыру турында Карар кабул итте. Башлангыч сыйныфларда исә ата-аналар соравы буенча өстәмә туклану оештырылган. Хәзер алар да көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән туклана. Озынайтылган көн төркемнәренә йөрүче балалар түләүле шартларда өстәмә туклану алалар, - дип аңлатты Гүзәлия Зыятдинова.
Мәктәптә 5-11 сыйныф укучылары өчен ике тапкыр кайнар ризык белән беррәттән мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә салатлары һәм җиләк-җимеш тә бирелә. Бу Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов тарафыннан да уңай бәяләнде.
“Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тукландыруга аерым игътибар бирелә. Бу өстәмә витаминнар чыганагы. Гомумән алганда, Апас мәктәбендә уку өчен бөтен кирәкле шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәп бинасы ремонтланган. Балалар өчен иркен спорт заллары бар. Китап киштәләре тулы. Мәктәп ашханәсе эшен дә уңай бәялим, барысы да яхшы дәрәҗәдә. Менюга ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш буенча туклану нормалары нормаларга туры килә.
Без Апас мәктәбе эшеннән, аның шартларыннан канәгать калдык", - дип билгеләп үтте депутат.