Апас сөт комбинатында җиһазлар урнаштыру бара. Тиздән биредә сөт җыю буенча эш башланачак.

2021 елның 16 апреле, җомга

Апас сөт комбинатында җиһазлар урнаштыру бара. Тиздән биредә сөт җыю буенча эш башланачак. Исегезгә төшерәбез, элеккеге сөт комбинаты Удмуртия Республикасыннан «Ува-Молоко» ҖЧҖ инвесторы тарафыннан сатып алынган иде, хәзер биредә Апасның ябык сөт комбинатын торгызу эшләре бара. Биналарны ремонтлау 2020 елның гыйнварында башланды һәм инде сентябрь аенда ук җиһазлар урнаштыра башладылар. Агымдагы елда сөт җыя башлау, әлеге объектның җитештерү өлешен дә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Эшкәртү куәте тәүлегенә 450 тоннага кадәр тәшкил итәчәк. «Апас сөт комбинаты» проекты тәүлегенә 40 тоннага кадәр егәрлекле һәм 23 тоннага кадәр каты сырлар җитештерүне булдыруга юнәлдерелгән. Бу-елына 12,6 мең тонна әзер продукция. Предприятиедә сөт продукциясе: сывороткалар, сырлар (Һолланд, пошехонский, Кострома, гауда, моцарелла, рокфор, Россия, крем-сыр, эретелгән сырлар) чыгару планлаштырыла. Биредә 80 эш урыны булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International