«Сәламәт киләчәк» һәм «Демография» милли проектлары кысаларында Апас районында күчмә мобиль поликлиника эшли. Исегезгә төшерәбез, әлеге проектның инициаторы - «Бердәм Россия»партиясе.Бу авыл җирлегендә яшәүчеләрнең медицина тикшерүенә үтемлелеген тәэмин итү максатыннан оештырылган проект.
Хәзерге вакытта мобиль төркем Каратун авыл җирлегендә – мәдәният йорты каршында эшли. Табиблар биредә кешеләрне 7 майга кадәр кабул итәчәк.
Анда 7нче номерлы Казан шәһәр хастаханәсе белгечләре – невролог, кардиолог, офтальмолог һәм кан тамырлары хирургы, травматолог катнаша . Каратун авыл җирлегендә алар 3 атна кабул итәчәк. Иртәнге сигездән кичке 4кә кадәр эшлиләр. Кешеләр канәгать кала. Кабул итүгә фельдшерлар аша язылырга мөмкин“, – ди Каратун авыл җирлеге фельдшеры Дания Галиуллина.