"Бердәм РОССИЯ" партиясе проекты һәм "Бердәм РОССИЯ" партиясе депутатлары ярдәме белән Апас районының тагын өч мәктәбендә Яңа шахмат зоналары ачылды.
Шахмат зоналары тагын өч мәктәптә ачылды. Зур Күккүз, Иске Йомралы һәм Иске Карамалы авыл мәктәпләрендә шахмат уйнау өчен шартлар барлыкка килде. Шахмат көлләрен ачуда ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, «Бердәм РОССИЯ» партиясе депутатлары, җирле үзидарә депутатлары, район җитәкчелеге, мәктәп коллективы иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Тантана җылы чыгышлар, җырлар, биюләр, теләкләр белән үрелеп барды. Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң укучылар шахмат турнирында көч сынашты. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева балаларга шахмат уенының файдасы турында аңлаттылар, уңышлар теләделәр..jpg)