Төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре республика халкын юридик мәсьәләләр буенча җомга көнне, 24 сентябрьдә кабул итәчәк. Кабул итүләрне «Россия юристлары ассоциациясе»Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырдылар.
Консультацияләр дистанцион форматта 8 (843 76) 22 3 18 телефоны буенча узачак.
Апас районында экспертлар гариза бирүчеләрне «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында (Апас ш. т. б., Совет ур., 2 йорт)кабул итәчәк
8.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр Пенсия фонды белгече Зиннәтуллина Гөлназ Хәлим кызы кабул итәчәк
11.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр Тәтеш нотариаль округы нотариусы Хаметшин Марат Фәрит улы кабул итәчәк
12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы БТИ» АҖ Апас бүлекчәсе җитәкчесе Сөнгатуллин Фәнүс Рәнис улы кабул итәчәк
14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Адвокат Зәйнуллина Татьяна Владимировна кабул итәчәк
Кабул итүгә алдан язылу башланды.
Мөрәҗәгатьне калдырырга һәм өстәмә мәгълүматны 8 (843 76) 22 3 18 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
Сорауларны шулай ук электрон почтага да җибәрергә мөмкин apast@tatarstan.er.ru