Апас туган якны өйрәнү музеенда "Идел буе Рокадасы"дигән күчмә күргәзмә ачылды

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Күргәзмә озак еллар Буа дистанциясен җитәкләгән тимер юлчы-ветеран Илгиз Нигъмәтуллин, аның тормыш иптәше Тамара Нигъмәтуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногуманов катнашында тантаналы рәвештә ачылды. Аны беренче булып район ветераннар советы әгъзалары һәм Апас мәктәбе укучылары күрделәр.

Күчмә күргәзмәдә 1942 елда төзелгән "Свияжск-Ульяновск" тимер юл участогы, күпер корылмалары, тимер юл станцияләре һ.б. макетларга төзелеш, финанс, матди һәм кеше ресурслары, аларны тормышка ашыру планнары һәм вакытлары, фотоматериаллар, документлар күчермәләре һәм оригиналлары, "Идел рокадасы төзелеше"документаль фильмын күрсәтү өчен видеоматериаллар куела. Төзелештә катнашучыларны чакырып, тантаналы ачу планлаштырыла. 

Макетлар һәм стендлар Буа шәһәрендә яшәүче, "РТЮ" ААҖ Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе ветераны, "Мактаулы тимер юлчы" — Нигъмәтуллин Илгиз Фәйзер улы тарафыннан әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International