Без бергә - Мы вместе" акциясе кысаларында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Апас җирле бүлекчәсе инвалид балаларга азык-төлек пакетлары тапшырды

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы, Апас җирле сәяси Советы Секретаре Айрат Җиһаншин инициативасы белән «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Апас җирле бүлекчәсе исеменнән инвалид балаларга азык-төлек пакетлары тапшырылды. Тантаналы чара Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашында район хакимияте залында узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Апас районы партиячеләреннән шундый ук бүләк җыелмалары безнең районда яшәүче барлык 70 инвалид балага тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International