Апас районында халык җыеннары башланды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Апас районында ел саен үткәрелә торган халык җыеннары башланды.

Алар гадәттәгечә район җитәкчелеге катнашында узачак. Эш сәфәре кысаларында район җитәкчелеге һәр авылда булачак, халык белән аралашачак, проблемалар буенча фикер алышачак һәм аларны хәл итү юлларын табарга тырышачак.

Җирлек башлыклары, үз чиратларында, узган елгы эш турында җентекле хисап әзерләргә, нинди эшләр башкарылуы, ә тагын нинди проблемаларны хәл итәргә кирәклеге турында сөйләргә тиешләр. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны, терлекләрнең баш саны, гражданнарның үзара салым программасы буенча эш күләме һәм җыемнар суммасы, яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче фермерларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларында авыл кешеләренең катнашуы, сөт саву, ит сату күләмнәре кебек күрсәткечләр дә бәя бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International