Апас муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә хезмәт базарындагы вәзгыятькә мониторинг үткәрелә. Бүген бу юнәлештә безнең төп бурыч-җитештерүне һәм эш урыннарын саклап калу.
Хезмәт кодексы буенча, хезмәткәрләргә хәтта оешма паузаны алган очракта да түләү гарантияләнә (әйтик, товарлар белән тәэмин итү яки комплектлау өлешләре булмау сәбәпле, хезмәткәр окладның өчтән икесен ала).
Шулай ук хәбәр итәбез, 2022 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» гы закон нигезендә эш бирүчеләр хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ, буш эш урыннары турында «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында урнаштырырга бурычлы.
Эштән азат ителгән, штат кыскартылган, хезмәткәрләрнең тулы булмаган эш белән тәэмин ителүе яки предприятие эшчәнлеге туктатылган очракта, оператив рәвештә район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз(тел.8 (84376)2-16-53).