Татарстан 2023 елда эшкуарларга ярдәм итүгә 2 млрд сумга якын акча юнәлтәчәк

2023 елның 3 феврале, җомга

2023 елда Татарстан эшкуарларына ярдәмгә республика бюджетыннан 1,9 млрд сум җибәреләчәк. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев хәбәр итте.

  Агымдагы елда республика Президенты белән килештереп, Татарстан бюджетыннан акча күләме 700 млн сумга арткан һәм 1,9 млрд сум тәшкил итәчәк", — дип сөйләде Айрат Шәмсиев.

Әлеге акчалар хисабына авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсе предприятиеләренә, экспорт юнәлешле компанияләргә, яшь һәм социаль эшмәкәрләргә, шулай ук продукцияне импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләргә һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенең башка төрләренә һәм өлкәләренә юнәлдерелгән киң комплекс ярдәм күрсәтү дәвам ителәчәк. Татарстанда саннары 230 меңнән артып киткән үзмәшгуль гражданнарга комплекслы ярдәм күрсәтеләчәк.

Чаралар комплексына ташламалы микрофинас продуктлары, кредитлар һәм займнар буенча поручительстволар, шулай ук ярдәм күрсәтүнең финанс булмаган чаралары һәм хезмәтләре – укыту программалары, сертификацияләү һәм продукцияне алга этәрү, шул исәптән маркетплейсларда, күргәзмәләр, ярминкәләр һәм башкалар керәчәк.

Барлык ярдәм чаралары да бизнес белән очрашу нәтиҗәләре буенча формалаштырылды. Министрлык тарафыннан килеп туган хәлгә даими анализ ясалачак һәм Үзәк банкның төп ставкасы үзгәргән очракта, югарыда күрсәтелгән барлык программалар буенча шартлар, кирәк булганда төзәтмәләр кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International